

Мозафар Ибраһим улы табиблар гаиләсендә туып-үскән, һөнәрен уйлап сайлаган һәм үкенми.
Медицинада 34 ел эшләве дәверендә ул кешеләрне бик авыр хәлләрдән коткарган, “Кызыл зона”га да беренчеләрдән булып кергән.
Коронавирус инфекциясе белән көрәштә зур өлеш керткән, үз-үзен аямый эшләгән, һөнәри бурычын югары дәрәҗәдә үтәгән өчен ул Русия Федерациясе Президенты Указы белән II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.