

3 ноябрьдә Федерация Советында экстремаль хәлләрдә кыюлык күрсәткән һәм кеше гомерен саклап калган балаларны һәм үсмерләрне бүләкләү тантанасы узачак.
“Күрсәткән батырлык өчен" медале белән бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанның Күгәрчен районы Морак авылыннан 14 яшьлек Арслан Шәфыйков та бар. Агымдагы елның мартында ул урамнан кайтып барганда, үз авылындагы бер йорттан көчле төтен чыгуын күреп кала. Йортка янкорма итеп салынган мунча яна. Ут тиз арада йортка күчә башлый. Арслан шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыра. Берничә минуттан соң өйгә кереп булмый. Шул вакыт Арслан тәрәзә аша янып торган йортка кереп, өлкән яшьтәге хуҗаларга — аяксыз 2нче группа инвалидка һәм аның хатынына уттан чыгарга ярдәм итә.
Шулай итеп, дөрес, вакытында һәм тәвәккәл гамәлләре аркасында Арслан Шәфыйков ике кешенең гомерен саклап кала.
— Кешенең гомерен саклап калу — зур казаныш, һәм куркыныч булуга карамастан, бәлагә тарыганнарга ярдәм итү өчен, гаҗәеп батырлыкка, каһарманлыкка ия булырга кирәк. Республикабызда мондый кыю егетләрнең үсүенә горурланабыз, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Быел Федерация Советының “Күрсәткән батырлык өчен” махсус медальләре белән Русиянең 50дән артык төбәгеннән, шул исәптән ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән кызлар һәм малайлар бүләкләнәчәк.
Тантанада катнашучыларның барысы да — чит кайгыга битараф булмаган яшь геройлар. Ә экстремаль ситуациядә алар иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, чыдамлык һәм батырлык күрсәткән. Алар гомерләрен куркыныч астына куеп, бәлага таручыларга булышкан.
Халык үз геройларын белергә тиеш. Бүләкләү тантанасының туры трансляциясен агымдагы елның 3 ноябрендә Уфа вакыты белән 12:00 сәгатьтә «Вместе-РФ» Федерация Советы телеканалында һәм Федерация Советының социаль челтәрләрендә карагыз: https://vk.com/sovfedinfo һәм https://ok.ru/sovfedinfo
#поводгордиться