+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 ноябрь 2022, 04:35

Җиңү белән, исән кайтырга тиеш син, Артур! (видеолар)

Артур Хәсәнов Филүс Каһиров концертында җырлаган.

"Киек каз юллары" җыры ил язмышында шул дәрәҗәдә яңгырар дип көтелмәгәндер дә. Ә хәзер ул гимн буларак танылу алды. Мобилизацияләнүчеләр гимны.

Илеш егете, хәрби хезмәткә Дүрөйледән чакырылган Артур Хәсәнов Гөлфия Шакирова сүзләренә Гүзәлия язган бу җырны плацта, хезмәттәшләре алдында җырлап танылу алды. Әлеге көндә ул Казанда хәрби укулар, күнекмәләр үтә. 15 ноябрьдә махсус операция барган урынга юлга чыга икән.

“Артурның видеосын күргәч тә аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, - дигән иде Филүс Каһиров, аның башкаруында үз репертуарыннан бу җырны ишеткәч. Уфадагы концертына ул Артурның әти-әнисен чакырды.

Кичә ул Казандагы концертына Артурны да чакырган. Җырчыларның да, тамашачыларның да ни кичергәнен чамаларга була...

Артур да, башка егетләребез дә исән-имин, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде!

 

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас