+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 ноябрь 2022, 05:05

Каһарманлык – каныбызда!

Башкортстан халкының бу асыл сыйфаты хәзер “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласында да сынландырылды.Халыклар бердәмлеге көне алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның үз теләге белән Русия составына керүенә 400 ел тулу хөрмәтенә төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды.Һәйкәлнең нигез ташы 1957 елда салына, ә 1965 елда тантаналы рәвештә ачыла. Ул урыс һәм башкорт халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә.Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачу тантанасында катнашты.

Каһарманлык – каныбызда!Каһарманлык – каныбызда!
Каһарманлык – каныбызда!

– Бүген без тантаналы рәвештә “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән стела ачабыз. Шул рәвешле тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәбез, алар фронт каһарманнары белән бер сафта Бөек Җиңүне якынайтты. Генерал Шәйморатов һәйкәле һәм Дуслык монументы белән бергә бу стела безнең тарихи хәтеребезне ачык чагылдыра.
Сугыш елларында Уфага дистәләгән эре предприятие, дәүләт учреждениеләре, фәнни институтлар эвакуацияләнгән. Бөтен республика фронт ихтыяҗлары өчен эшләгән. Башкортстан хезмәтчәннәре икмәк үстерә, кием тегә, нефть, танклар һәм самолетлар өчен ягулык, хәрби авиация өчен двигательләр җитештерә. Республика халкының шәхси акчасына бронепоездлар, танклар, тулы бер авиаэскадрильяләр төзелә һәм башка кораллар җитештерелә.
Сезне, кадерле дуслар, стела ачылу белән котлыйм! Республика тарихында бу – мөһим вакыйга! Әлеге искиткеч проект авторларына һәм аны гамәлгә ашыручыларга рәхмәт. Безнең башкалада шәһәр юбилее алдыннан искиткеч әһәмиятле урын барлыкка килде, – диде республика җитәкчесе.
Истәлекле вакыйга белән уфалыларны Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский котлады. Котлауда болай диелә:
“Бөек Ватан сугышы тарихына Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе, киҗе-мамык комбинаты һәм башка күппрофильле предприятиеләр һәм оешмалар, Автономияле Башкорт ССРы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь батырлыгы алтын хәрефләр белән язылган. Аларның Ватанга булган чын мәхәббәте һәм дошманның сындыра алмаячагына ышануы русиялеләрнең күп буыннары өчен һәрвакыт рухландыргыч үрнәк булып торачак”.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, якындагы территорияне арытаба төзекләндерү планы турында сөйләде.
– Мин биредән кеше өзелмәс, дип өметләнәм. Бу беренче этап кына. Биредә без ачык һавада музей эшләячәкбез, Бөек Ватан сугышы вакытында җитештерелгән әйберләрне яңадан тергезергә тырышачакбыз, – диде, аерым алганда, Радий Хәбиров.
Арытаба Радий Хәбиров Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендәге реконструкцияләнгән транспорт чишелешен төзекләндерү барышы белән танышты.
Уфа шәһәре хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзү, ремонтлау идарәсе җитәкчесе Константин Паппе чишелештә инженерлык коммуникацияләре модерниза­цияләнүе, архитектур яктырткычлар монтажлануы һәм юлүткәргечне бизәүче декоратив панельләр урнаштырылуы турында белдерде.
Башкортстан Башлыгы юл төзүчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Яңартылган транспорт чишелеше Уфага көньяктан керү юлының визит карточкасына әверелде, – диде Радий Хәбиров. – Башкаланың башка транспорт объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне дә вакытында үтәү мөһим.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров реконструкцияләүдән соң ачылган Дим паркында булды.
Иҗтимагый киңлекне яңартуга шушы елның язында керештеләр. Ул урындагы халык­ның фикерен исәпкә алып эшләнде. Паркта инженерлык челтәрләре модерни­зацияләнде, заманча яктырту һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылды, территория зоналарга бүленде һәм яшелләндерелде. Моннан тыш, скейт-парк, спорт һәм балалар уен зоналары булган яшьләр киңлеге ачылды. Мәдәни чаралар өчен тамашачылар мәй­данчыгы булган сәхнә урнаштырылды. Реконструкциянең гомум бәясе – якынча 200 миллион сум.
Уфалылар республика җитәкчесенә иҗтимагый киңлекне реконструкцияләү өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үтүенчә, территория заманча төс алган, җәяү йөрү һәм актив ял итү өчен уңайлы зоналар барлыкка килгән.
Халык, шулай ук, Дим районында яңа поликлиника төзергә кирәклеген билгеләп үтте. Радий Хәбиров белдерүенчә, медицина учреждениесен 2025 елда төзергә планлаштыралар. Аның өчен оптималь мәйданчык сайлыйлар. Моннан тыш, йортлар яны территорияләрен төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә.
Көннең икенче яртысында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Торатау” Конгресс-холлында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Республика җитәкчесе төбәк халкын бәйрәм белән котлады.
– Кадерле дуслар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Ул безнең Ватаныбызның бөек тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Барлык авыр сынауларда да халкыбыз Ватанны саклауда кыюлык һәм югары әзерлек күрсәтә. Шулай булды һәм булачак!
Башкорт полклары Русиянең барлык хәрби походларында да катнашкан. Ерак 1812 елда алар Парижга кадәр барып җиткән. Беренче Бөтендөнья сугышына безнең төбәктән ярты миллионга якын кеше киткән. Дөньяга 1945 елгы Бөек Җиңүне бүләк иткән якташларыбыз батырлыгы безнең күңелдә мәңге сакланыр.
Бүген безнең күпмилләтле халкыбыз Ватанны саклауга дәррәү басты. Якташларыбыз хәрби бурычын лаеклы үти һәм яңадан Донбасс өчен көрәшә. Бүген без тагын да көчлерәк. Донбасс, Запорожье һәм Херсонның тугандаш халыклары Русия гаиләсенә кайтты. Алар мәңгегә Русия белән булу турында карар кабул итте.
Заманча Башкортстан – илебезнең ышанычлы хәрби тылы. Без көчле сәнәгатькә, энергетика һәм оборона комплексының эре предприятиеләренә ия. Алар барысы да илебезнең көчен ныгытуга, аның дәүләт мөстәкыйльлеген яклауга мөһим өлеш кертә, – диде Радий Хәбиров.
Тантаналы чара республиканың иҗат коллективларының һәм башкаручыларының чагу концерты белән тәмамланды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас