+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 ноябрь 2022, 07:43

Игелеккә чикләр юк!

Башкортстан башкаласына «Безнең заман герое» ХІ Бөтенрусия телевизион иҗтимагый премиясендә катнашу өчен Русиянең төрле шәһәрләреннән киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм безнең заманның чын геройлары киләчәк. Быел номинантлар арасында Беларусь һәм Казахстан республикаларында яшәүчеләр дә бар.

Игелеккә чикләр юк!Игелеккә чикләр юк!
Игелеккә чикләр юк!

«Вся Уфа» телеканалы хезмәткәрләре үлемечле куркыныч янаучы баланы коткарып калган Сабит Шонтакбаев батырлыгына битараф кала алмый. Егет эшкә барганда ишегалдында кешеләр җыелуын, ә 8нче кат тәрәзәсендә елаган бала эленеп торуын күрә. Сабит подъездга ташлана һәм җиденче каттагы фатирга керә. Аның тәрәзәсеннән чыгып, ул, үз тормышын куркыныч астына куеп, баланы тотып ала. Бу видео Русия, БДБ һәм чит илләрнең барлык социаль челтәрләрен урап чыкты.

"Мин "Безнең заман герое" премиясенә лаек булуыма бик шат, — дип белдерде казах егете Сабит Шонтакбаев.

"Безнең заман герое" премиясе халыкара дәрәҗәгә ия. Игелекле, риясыз гамәлләр өчен чикләр юк бит. Уфа чираттагы мәртәбәле халыкара чараларны уздыру өчен лаеклы мәйданчык статусын раслаячак. Иртәгә Уфаның Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Безнең заман герое» ХІ Бөтенрусия телевизион иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы була.

Бүләкләү тантанасының туры трансляциясен «Вся Уфа» телеканалында, яки аның «ВКонтакте» төркемендә карарга була. Тантана 19.00 сәгатьтә башлана.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас