+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 ноябрь 2022, 15:35

"Совет мәйданыннан үтәрбез әле!.."

Сезгә Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальоннан кайнар сәлам!

"Совет мәйданыннан үтәрбез әле!..""Совет мәйданыннан үтәрбез әле!.."
"Совет мәйданыннан үтәрбез әле!.."

Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчылары үзләренең уй-хыяллары белән уртаклашты. Алар турында «Турист» исеме белән атап йөртелүче хәрби хезмәткәр сөйли, аны "СВОның махсус хәбәрчесе" дип санарга мөмкин. Аның видеоязмасын «Башкорт батальоны» телеграм-каналы бастырып чыгарды.

"Без, һичшиксез, әйләнеп кайтып, туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә Совет мәйданы буйлап йөрербез, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәлне күрербез әле. Одессада булырга, аның урамнары буйлап йөрергә дә хыялланабыз", - ди "Турист".

"Турист" билгеләгәнчә, батальондагы шәхси состав рухы нормаль, сугышчан. Сугышчылар төрле бүлекчәләрдә хезмәт итүче якташлары белән ешрак очрашырга тырыша, бер-берсен күрергә, соңгы яңалыклар турында сөйләшергә вакыт таба.

«Турист» урындагы халык турында да сөйләде. Яугир сүзләре буенча, аларның күбесе шәйморатовчыларны җылы каршы ала һәм аларга фатыйхасын бирә.

«Күптән түгел генә гуманитар ярдәм, егетләргә өйдән шәхси посылкалар килде. Барысы да бик шат. Җылы оекбашлар, термобельелар җибәргәннәр. Кемгәдер хатлар килде. Ир-егетләр гуманитар ярдәм җыйган һәм ярдәм иткән барлык туганнарына һәм битараф булмаган кешеләргә зур сәлам тапшыра. Бик зур рәхмәт! Элемтәдә булыйк, егетләр, барысы да яхшы булыр", - дип язган "Турист".

Фото: телеграм-канал «Башкирский батальон»

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас