

Сер түгел, мондый фикерләрне "Кызыл таң" укучыларыннан да ишетергә туры килде. Әмма Илеш егете Артур белән Бүздәктә туып-үскән Филүс арасында якташлык якынлыгы да бар. Шуңа да, кем кемнән матуррак җырлый, дигән сүзләргә Филүс бик матур нокта куйган.
- Артур матуррак җырлый. Мин дә шулай дип кабул итәм аны, - дигән ул "Шәһри Чаллы" гәзите оештырган туры эфирда. - Аның тавышына туры килә торган җыр ул. Монда аптырарлык бернәрсә дә юк. Бәлки, минем классик белем булгач, мин эстрадача җырлап бетермимдер. Ә Артурның самими, ничек бар – шулай чыга. Аның тавышына, аның моңына туры килә торган җыр бу.
Алдан язганыбызча, хәрби хезмәткә Дүрөйледән чакырылган Артур Хәсәнов Гөлфия Шакирова сүзләренә Гүзәлия язган бу җырны плацта, Украинага бергә барачак хезмәттәшләре алдында җырлап танылу алды.
“Артурның видеосын күргәч тә аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, - дигән иде Филүс Каһиров, аның башкаруында үз репертуарыннан бу җырны ишеткәч. Уфадагы концертына ул Артурның әти-әнисен чакырды.
Казандагы концертына Артурны да чакырды. Пензага хәрби өйрәнү урынына барганда туганнары янына да сугылып чыккан. Тиздән Украинага юл алырга тиеш. Исән-имин генә булсыннар!