

“Русия Оборона министрлыгы Башкортстанның Аскын районында туып-үскән Рәсүл Кашаповның махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде.
Оборонаның алдынгы чигендә өлкән лейтенант танк взводы белән җитәкчелек итә. Украина сугышчылары алар ягына чыккач, Рәсүл Кашаповның взводы ут ачып җибәрә, дошманның гамәлләрен кыса һәм
чигенергә мәҗбүр итә. Рәсүл Кашаповның кыю һәм фидакарь гамәлләре Русия танкистларына дошманның һөҗүмен өзәргә һәм торак пунктны саклап калырга мөмкинлек бирде.
Рәсүл Әнәс улы махсус операциядә 2022 елның февраленнән танк взводы командиры вазыйфасында катнаша. 2020 елда Казан югары танк училищесын тәмамлый. Өендә Рәсүлне нәни улы һәм хатыны көтә.
Республика үз геройларының батырлыклары белән горурлана! Җиңү белән көтәбез!” — дип язылган Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрдәге битләрендә.