

Межгорьеда яшәүче хат ташучы Эльвира Шәяхмәтова, 7 баланы да кертеп, 20 кешене үлемнән коткарды.
2020 елның 6 гыйнварында күпкатлы иске агач йорт подъездына кергәч, ул янган ис сизә, аннары төтен һәм ялкын телләрен күрә. Янгынның сәбәбе бер фатирда эшләгән кер машинасындагы кыска ялганыш була. Иске йортның шунда ук янып китә алуын аңлап, Эльвира бөтен ишекләргә шакый башлый, кешеләрне куркыныч турында кисәтә. Аннары электрны өзәргә ярдәм итә һәм үзе йөри алмаган пенсионерканы чыгарырга йөгерә.
Эльвира Шәяхмәтованың батырлыгы турында янгын сәбәпләрен тикшергәннән һәм шаһитлар белән сөйләшкәннән соң гына билгеле була.
Хезмәт бурычларын үтәгәндә экстремаль хәлләрдә күрсәткән батырлыгы өчен Эльвира Шәяхмәтова "Русия почтасы"ның мактау билгесе һәм Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.
Эльвира "Русия горурлыгы" Бөтенрусия проекты герое булды.
Башкортстан, бу - горурлану өчен сәбәп!
#поводгордиться