

Дәүләкән үзәк район дәваханәсенең анестезиология һәм реаниматология бүлеге өлкән шәфкать туташы Гөлнур Әхмәдиева 33 ел кешеләр сәламәтлеге сагында хезмәт итә.
Ул көн саен алгы сызыкта, кичекмәс ярдәм күрсәтә, гомерләрне коткара.
Пандемиянең иң катлаулы чорында Гөлнур Минифан кызы беренчеләрдән булып ковид-госпитальгә юллана, авыр хәлдәгеләргә ярдәм итү өчен барлык көчен сала.
Ул авырлыклардан курыкмый, күп сөйләшми. Аның өчен иң мөһиме — кешеләргә файдалы булу.
Горурланабыз!
#ПоводГордиться