+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 ноябрь 2022, 13:25

Горурланырлык гамәл: “Кешеләргә ярдәм итәсем килде”

Журналист, Ишембайның «Торатау» гәзите мөхәррире Гөлнур Артыкаева махсус хәрби операция үткәрү зонасында сәфәрдә булып кайтты. Луганск өлкәсенең Красный Луч шәһәрендә ул Башкортстаннан килгән табиблар белән аралашкан. Бу хакта “Республика Башкортостан” гәзите яза.

Горурланырлык гамәл: “Кешеләргә ярдәм итәсем килде”
Горурланырлык гамәл: “Кешеләргә ярдәм итәсем килде”

Аерым алганда, ул Уфаның 3нче балалар поликлиникасының УЗИ табибы Гөлнара Хөсәенова белән сөйләшкән. Журналист докторның мотивациясе белән кызыксынган: нигә ул Донбасска барырга булган?

«Махсус хәрби операция башланганнан соң, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен волонтер табиблар туплау башланды. Мин беренче рәтләргә эләгергә хыялландым, моңа максатчан рәвештә әзерләнә башладым, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлегенә шалтыраттым, - дип сөйли Гөлнара Хөсәенова. – Минем анда кешеләрнең ничек яшәвен үз күзләрем белән күрәсем килде, ә иң мөһиме — аларга ярдәм итү. Теләк шулкадәр зур иде, мин УЗИ буенча гына түгел, теләсә нинди белгечлекне карадым. Беренче вахталарда бара алмадым – өлкән улым укуын тәмамлый иде, аның “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә бармыйча кала алмадым. Ләкин аннан соң мин шунда ук Донбасска юлландым”, — ди табибә.

Ул шулай ук аның карарына туганнарының һәм танышларының мөнәсәбәте турында да сөйләгән.
«Минем ирем беренче чечен кампаниясендә катнашты. Ул мине хуплады, - дип аңлатты табиб. - Бу безнең гаилә юнәлеше кебек булып чыга... Хезмәттәшләргә килгәндә, беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәдем — ниндидер шартлар комачаулар дип борчылдым. Сәфәр турында боерык алганнан соң гына сөйләдем. Барысы да шаккатты. Мин исә бер көн эчендә җыенып киттем. Безнең белгечләр эше өчен Башкортстаннан кирәкле җиһазлар кайтарылган, медикаментлар белән дә проблема юк. Башкортстандагы кебек, без күрше торак пунктларга «Сәламәтлек поездлары» белән бардык”.

Гөлнара Хөсәенова урындагы халыкның кунакчыллыгын да билгели. «Монда кешеләр кунакчыл. Аларның җылы мөнәсәбәтенә шаккаттым, - ди ул. - Мин килгәч, шунда ук биредәге шәфкать туташы тарафыннан чәйгә чакырылдым. Ул килү һәм ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Башкортстан һәм Красный Луч медиклары иңне-иңгә терәп эшләделәр. Балалар бүлеге мөдире кечкенә проблемаларны хәл итте, көн саен безнең эшләр белән кызыксынды. Башкортстан белгечләре килүен урындагы халык зур энтузиазм белән кабул итте. Күрше шәһәрләрдән, авыллардан килгән кешеләр безнең табибларда кабул ителергә тырышты. Моны аңлап, үз ихтыяҗларыңны арткы планга күчерәсең, бүген килгән пациентларны кабул итәсең һәм алар өчен барысын да эшләргә тырышасың. Кешеләрнең мине нинди шатлык белән каршы алуларын күрергә кирәк, моны сүзләр белән генә аңлатып булмый».

- Сәфәр Башкортстанда үзебезнең бик яхшы яшәвебезне аңларга ярдәм итте, - ди Гөлнара Хөсәенова. - Нәкъ менә биредә мин гаиләм, балаларым, ирем, әнием, сеңлем, барлык туганнарым ягыннан ярдәмнең чын бәясен белдем. Хезмәттәшләремә һәм карарымны хуплаган җитәкчелеккә бик рәхмәтлемен. Гражданнарыбызның азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүен, илебезнең бөтен куәтен сиздерүләрен, тизрәк тернәкләнүләрен телим.

#ПоводГордиться
#ГорурланыргаСәбәп бар

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: