+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 ноябрь 2022, 09:25

Улларын янгыннан коткарган ата бүләкләнәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРдагы оператив киңәшмә вакытында улларын янгыннан коткарган әтине бүләкләргә кушты.

Улларын янгыннан коткарган ата бүләкләнәчәкУлларын янгыннан коткарган ата бүләкләнәчәк
Улларын янгыннан коткарган ата бүләкләнәчәк
«Үлгәннән соң бүләкләячәкбез, ул - каһарманлык кылган шәхес. Бик кызганыч, балалар да, үзе дә һәлак булган. Әмма аның ике улы, өлкән кызы калды», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм балалар әтиләренең үз гомере бәрабәренә аларны коткарганын белергә тиешлеген өстәде.

Исегезгә төшерәбез, 18 ноябрьдә төнлә Стәрлетамак районының Матвеевка авылында ике фатирлы йортта чыккан янгында җиде кеше – биш бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булды. Янгын вакытында гаилә башлыгы биш яшьлек ике улын уттан чыгарып өлгергән. Аннары калганнарын коткарырга кереп киткән һәм кире чыга алмаган...

Фото: Башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас