

Тышта ноябрь уртасы, көн инде кичкә авышкан булуга карамастан, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгына бу килүдә дә без аны кызу эш өстендә очраттык.
– Озайлы яңгырлар көнбагыш уңышын кыска вакытта җыеп алырга аяк чалды. Шуңа 300 гектарда бу эш салкыннарга торып калды. Хәзер, җир туңгач, калган уңышны җыеп алу мөмкинлеге туды һәм без бу эшне атна эчендә тәмамлау бурычын куябыз. Көнбагыш уңышын җыюда өч комбайн эшли. Хуҗалыкта, районда гына түгел, республика күләмендә әйдәүче комбайнчыбыз Риф Кантимеров та әлеге эшнең уртасында кайный. Әйткәндәй, республика күләмендәге ярышта җиңеп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан машина ачкычы алган 2020 елда ул 20 мең центнер ашлык суктырса, быел “Вектор-410” комбайнында күрсәткечен 23 мең центнердан арттырды. Бер сүз белән, аграр фронт батыры Риф Фәррахетдин улы бүген дә рекордлар куеп эшли, – диде без 16 ноябрьдә хуҗалыкта булганда Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Әйткәндәй, нәкъ менә Риф Кантимеров кебек хуҗалык алдынгыларының тырышлыгы белән һәм, әлбәттә, эшне югары дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәсендә бүген биредә көнбагыш урагы ахырына якынлашкан да инде. Бу көннәрдә тәүлек әйләнәсенә эшләгән киптергечтә ул тиешле кондициягә җиткерелеп, хуҗалык быел көз генә төзеткән 6,5 миллион сумлык заманча зур складка урнаштырылган.
— Мәгълүм булуынча, 2020 елда республика конкурсының “Иң яхшы ашлык уру комбайны операторы” номинациясендә җиңгән Риф Кантимеровка диплом һәм автомобиль ачкычы тапшырганда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аны “аграр фронт герое” дип атады. Бу, һичшиксез, шулай! Менә кырык елга якын ул иртә яздан кара көзгә кадәр басуда тир түгеп, республиканы, илне икмәкле итү өчен фидакарь хезмәт сала. Быел, мәсәлән, чәчү вакытында Т-70 тракторында Динес бригадасы басуларында чәчкән өч агрегатка җирне эшкәртеп, өлгертеп торды. Җәмгысы ул 1600 гектар басуларны, ягъни барлык чәчүлекләрнең дүрттән бер өлешен кәтүкләде. Чәчү тәмамлануга, комбайнына күчеп утырды. Әйтеп үтүемчә, быелгы уракта ул 23 мең 102 центнер ашлык суктырып алды. Гомумән, игенчелектә аның кулы тимәгән, аның маңгай тире таммаган бер генә басу да, бер генә эш тә юк, — ди алдынгы хезмәткәрнең эшчәнлегенә югары бәһа биреп Фәйрүз Галиев.
Риф Фәррахетдин улы эштә генә түгел, үрнәкле гаиләсе белән дә авылның күрке, йөзек кашы булып тора. Хатыны Минзия ханым белән алар өч кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген ике кызлары гаиләләре белән Стәрлетамакта, берсе Салаватта гомер кичерә. Бүген инде бәхетле нәнәй һәм картәти Минзия һәм Риф Кантимеровлар дүрт онык-оныкаларын үстерешәләр. Үз үрнәкләрендә аларда да иң яхшы кешелек сыйфатларын үстереп, төпле хезмәт тәрбиясе бирергә тырышалар.
Бер сүз белән, нәкъ менә Риф Кантимеров кебек фидакарьләр аграр тармакның да, җәмгыятьнең дә, республиканың һәм илнең дә күрке, чын горурлыгы булып тора! Яшь буынга менә кемнәрдән үрнәк алырга, кемнәргә йөз тотарга кирәк!
#поводгордиться
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.