

Михаил Ефимовский исәбендә – дистәләгән коткарылган гомерләр, аның язмышы турында кино да төшерергә мөмкин. Ул 1927 елда Уфада туган. 16 яшендә, һөнәрчелек училищесыннан соң, шахталар эшләү өчен бригада составында Донбасска җибәрелә. Анда ул фронтка волонтер булып керергә тырыша, ләкин аның урынына балалар өчен тәгаенләнгән махсус тәрбияләү урынына эләгә.
Арытаба Нахимов хәрби-диңгез училищесында хәрби күнекмәләрен камилләштерә, Ленинград блокадасында була, Кронштадтны азат итүдә катнаша. Хәтта аягы яраланганнан соң да Михаил Ефимовский госпитализациядән баш тарта.
Аның тормышында батырлык кылу өчен мөмкинлекләр тыныч тормышта да була: 1953 елдан 1980 елга кадәр БАССР Эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге структураларында эшли. Йөзләгән янгынны сүндерүдә катнаша, кешеләрне коткара.
2021 елның 20 февралендә Михаил Ефимовский генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.
Башкортстан халкы Михаил Ефимовский белән горурлана!
#Поводгордиться