

Айрат Вәлиәхмәтов - "Горурланабыз!" рубрикабызның чираттагы герое.
Айрат Рәис улы табиб һөнәре белән балачакта ук таныша - чакыруларга педиатр булып эшләгән әнисе белән йөри. Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлагач, БДМУга укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач та Уфаның 18нче дәваханәсендә эшли башлый.
Хәзер ул анестезиология һәм реанимация бүлеген җитәкли. Коронавируска каршы көрәшкә керткән зур өлеше, фидакарьлеге, күпьеллык тырыш хезмәте өчен Айрат Вәлиәхмәтов Пирогов ордены белән бүләкләнде.
“Медик һөнәрендә иң мөһиме — саф вөҗдан белән эшләү”, — дип саный безнең заман герое.
Билгеле булуынча, “Горурланырга сәбәп " – Республика белән идарә итү үзәгенең һәм БСТ телеканалының уртак проекты. Аларның роликларында безнең заман геройлары турында сөйләнә.
#ПоводГордиться
#ГорурланыргаСәбәп