Бүген Ишембай районында 26 яшьлек Тәлгать Кинҗәбузов белән хушлашачаклар. Яшь егет Украинада артиллерия уты астына эләккән...
"Тәлгать Кинҗәбузовның яшь, йөкле кәләше калган, аның белән ул үләренә 2 атна кала өйләнешкән. Моның өчен кыз Пензага ул хәрби әзерлек үткән урынга барган", - дип яза "КП-Уфа".
Һәлак булган геройның якыннары әйтүенчә, Тәлгать белән Аделина никах укырга һәм туй эшләргә ниятләгән, тик егеткә Украинага китәргә туры килгән һәм кайтырга насыйп булмаган.
- Аны озату кичәсен хәтерлим. Бик яхшы кәефтә иде, бөтенләй моңсуланмады, шаяртты. Кәләше белән әти-әнисенә тиздән кайтырга вәгъдә итте. Бу хәлнең булуына ышанмыйм. Туганнарына һәм якыннарына түземлек, көч, сабырлык телим , - ди һәлак булган геройның авылдашлары.
Авыр туфрагың җиңел булсын, солдат!
Фото: kp.ru