+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 ноябрь 2022, 10:29

Батырлар истәлеге мәңгеләштерелде

Дүртөйле шәһәренең 1нче урта мәктәбендә берьюлы өч мәрмәр тактаташ ачылды.

Батырлар истәлеге мәңгеләштерелдеБатырлар истәлеге мәңгеләштерелде
Батырлар истәлеге мәңгеләштерелде
Әлеге мәктәпне тәмамлаган Илфат Әхияров, Марат Мостафин һәм Руслан Гыйлемханов — Донецк, Луганск халык республикаларындагы махсус хәрби операциядә каһарманнарча һәлак булган яугирләр. Аларның истәлеген мәңгеләштерү максатында мәктәп диварында мәрмәр тактаташлар урнаштырылды.
Тантанада батырларның әти-әниләре, туганнары, сыйныфташлары, хәрби комиссариат, Башкортстан буенча “Росгвардия” идарәсе вәкилләре, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм башкалар катнашты.
Башкортстан Республикасы Башлыгы карары белән Илфат Әхияров, Марат Мостафин һәм Руслан Гыйлемханов, һәлак булганнан соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнделәр. Бу бүләк аларның әниләренә тапшырылды.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас