+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 ноябрь 2022, 10:55

Горурланабыз! Ике баланы үлемнән коткарган!

Бүген Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Башкортстаннан Анастасия Денисова да бүләкләнәчәк.

Горурланабыз! Ике баланы үлемнән коткарган!Горурланабыз! Ике баланы үлемнән коткарган!
Горурланабыз! Ике баланы үлемнән коткарган!

Бүген Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда " Щит и роза” XIII Гомумрусия иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү булачак. Ул бөтен илдән хокук саклау органнарының һәм махсус хезмәтләрнең иң яхшы хезмәткәрләренә тапшырыла.

“Хезмәт бурычына тугрылыгы өчен” номинациясендә Русия Җәзаларны үтәтү буенча Башкортстан идарәсе белгече Анастасия Денисова тәкъдим ителде. Ике ел элек кыю хатын Мәләвездә янган йорттан 14 яшьлек кызны һәм 11 яшьлек малайны коткарды.

Тантана алдыннан "Башинформ” аның белән бергә шул вакыйгаларны искә төшергән.
“Мин бу системада егерме елдан артык хезмәт итәм. Мәләвездәге 7нче холык төзәтү колониясенә 18 яшьтә сак бүлегенең кече инспекторы булып килдем. Ун елдан соң махсус исәп инспекторы итеп күчерделәр, тагын биш елдан соң — укыту үзәгенең кадрлар төркеме өлкән инспекторы итеп билгеләделәр, әле дә шунда эшлим”, — ди Анастасия.

УФСИН системасында аның ире дә эшләгән, хәзер инде ул хаклы ялда. Анастасия әйтүенчә, аларның гаилә династиясе — кайчандыр картәтисе, аннары әтисе биредә хезмәт салган, әле абыйлары, икетуган апалары эшли.
Анастасия Денисова ике ел элек күрсәткән зур батырлык ноябрь аенда булган.

“Мин үз гамәлемне батырлык дип санамыйм. Барысы да очраклы рәвештә килеп чыкты. Бездә ремонт бара иде, һәм мин почмактан почмакка, тәрәзәдән тәрәзәгә йөрдем. Берсеннән күрше йорт күренеп тора иде. Шунда шикле кара төтенгә игътибар иттем, башта мунча ягалар дип уйладым. Кинәт нәрсә булганын хәтерләмим, ләкин очып дигәндәй икенче каттан төшеп, күршеләргә йөгердем. Анда мунча-янкорма бик нык яна иде. Балаларны тәрәзәдән күреп алдым, алар чыга алмыйча җәфалана, юлны ялкын каплап өлгергән. Ә тәрәзәне ачканда сетканы «чәйнәп» алдым бугай. Мин тәрәзәне ватып, балаларны тартып чыгарырга да өлгердем, ялкын залга дулап килеп тә керде. Янгын сүндерүчеләрне узып баручы бер хатын чакыртты. Әниләре кайтканчы балалар миндә торды”, — дип искә төшерә батыр ханым.

Анастасия Денисова БСТ каналы һәм Республика белән идарә итү үзәгенең “Горурланабыз!” дип аталган уртак проекты геройларының берсе булды.

#поводгордиться
   

Фото: личный архив Анастасии Денисовой

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас