+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
30 ноябрь 2022, 10:45

Горурланабыз! Салават Юлаев ордены кавалеры һәм 32 тапкыр парашют белән сикергән җырчы

Айдар Галимов 1967 елның 23 февралендә Казах ССРның Целиноград өлкәсе Мәдәният авылында туа. Әмма 1968 елда аның гаиләсе туган ягына — Миякә районының Олы Кәркәле авылына кайта, анда җырчының балачагы һәм яшьлеге утә.

Айдар Галимовның шәхси архивыннан
Фото:Айдар Галимовның шәхси архивыннан

Айдар Галимов, 1986 елда Уфа автотранспорт техникумын тәмамлаганнан соң, СССР Кораллы Көчләре сафларына алына. 7нче гвардия Һава-десант дивизиясендә хезмәт итә. Ике медаль белән бүләкләнгән.

Балачактан җырларга һәм баянда уйнарга ярата. Иҗат юлын 1989 елда башлый. Бүген Айдар Галимовның репертуарында татар, башкорт , урыс, инглиз телләрендә берничә йөз җыр бар. Күп композицияләре татар һәм башкорт эстрада музыкасының "Алтын фонд"ына кертелде. Айдар Гани улы Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

“КҮҢЕЛЛӘРДӘ ӨМЕТ УТЫ СҮНМӘСЕН!”

Үзенең моңы, сәләте, гадилеге, зыялылыгы белән халык сөюен яулаган сәхнә йолдызлары сирәктер. Тугандаш татар һәм башкорт халыкларының бердәй яраткан, үз иткән җырчысы Айдар Галимов – нәкъ шундыйлардан. Юкка гына аны ике республикада да “Безнең Айдар” дип йөртмиләр. Ул сәхнәгә чыгып басуга бар булмышыннан якты нур сибелә дә, моң булып агылып, кешеләрнең күңелләрен юата, уйландыра, моңландыра, яшәүгә дәрт өсти, өмет уята. Ә инде тормышта сабыр, тыныч, итагатьле, ярдәмчел булуы – күпләр өчен үрнәк.
Яраткан җырчыбыз гомеренең матур мизгелен нинди кәеф һәм уйлар белән каршылый? Әңгәмәбез шул хакта.

– Айдар Ганиевич, юбилейны нинди кәеф белән каршы аласыз?

– Юбилейның да төрлесе була: 25, 30, 35, 45, 50 яшь. Мин әлегә кадәр шушы юбилейларымның барысын да үткәреп килдем. Әнием: “25 яшьлек юбилееңны үткәрә башлаган идең, Аллаһка шөкер, һәрвакыт уңышлы булды. Бу юбилееңны тагын да яхшырак итеп үткәрергә язсын”, – диде.
Болай, кәеф яхшы, Аллаһка шөкер. Ниндидер зур эшне башкарып чыгарга тырышкандагы кебек көчергәнешле түгел, киресенчә, бәйрәмгә әзерлек баргандагы кебек. Шулай да быелгы юбилей кәефе миннән генә дә тормый. Моңа илдәге вәзгыять тә йогынты ясый. Башта зур мәйданда олылап үткәрербез, дип уйлаган идек. Моның өчен көчебез дә, әзерлегебез дә җитәрлек иде. Бу идеядән баш тарттык, чөнки мондый шартларда андый зур проектны үткәрергә рөхсәт булмас иде. Пандемия комачаулагач, юбилей кичәсен бөтенләй оештырмаска булган идек. Ахырда, көн дә 55 яшь булмый, дип, уздырырга ниятләдек. Әйтергә кирәк, соңгы вариант белән якыннарым, дусларым, командам, иҗатташларым барысы да ризалашты һәм моның өчен мин аларга рәхмәтле. Әйе, юбилей кешегә этәргеч бирә, өметләр дә уята. Мәсәлән, ниндидер эшләрне башкарып чыгарга вакыт таба алмый йөргәндә нәкъ юбилей алдыннан эшләп тә куясың. Минем белән дә шулай булды.

– Бу яшь – инде нәтиҗәләр ясар чак. Сез үзегез өчен нинди дә булса нәтиҗә ясадыгызмы?

– Бик кызыклы сорау. Нәтиҗә ясау, дигәннән, шактый яшәлсә дә, күңел барыбер яшь булып кала. Без балачакта 30 яшьлек абыйларга өлкәннәргә караган кебек карасак, ә инде 45, 50 яшьлек ир-егетләр бөтенләй бабайлар кебек тоела иде. Моның ни өчен шулай булганы хакында минем күп уйланганым бар. Үзебез бала-чага күзлеге аша караганга шулай булды микән, әллә заман үзгәрдеме? Ни дисәң дә, бүген 50-55 яшьлек кешеләр дә үз яшьләренә караганда күпкә яшьрәк күренә.
Ә инде нәтиҗә ясауга килгәндә: “Үтте инде бу гомер, нәтиҗәләр ясарга кирәк!” – дип, әлбәттә, кайгырып утырмыйм, киресенчә, яңа хыяллар, планнар белән янам. Эшләнәсе яисә эшләп өлгермәгән күп нәрсә әле алда кебек тоела. Бәлки, ялгышамдыр, шул ук вакытта ялгышасы да килми. Шулай да үткәннәргә нәтиҗә ясала. Узган гомергә борылып карасаң, күп тәҗрибә тупланган, күпмедер дәрәҗәдә эшләр эшләнгән, уңышлар һәм уңышсызлыклар да булган, дөрес эшләнгән эшләр һәм ялгышлыклар да очраган. “Эх, нигә шул чакта шулай эшләдем икән?” – дигән уйлар да туарга мөмкин. Шул ук вакытта гомернең ниндидер мизгеле белән сокланып: “Ничек мин боларны эшли алдым икән?” – дип искә алырдай чаклары да бар. Миңа калса, шушы чорга нәтиҗәләрне синең белән бергә атлаган, янәшә барган, белгән кешеләр дә ясарга тиеш. Аларның фикерен белү миңа хәтта кызыклырак та.

– Тормышка ашмаган хыялыгыз калдымы?

– Әйе, хыяллар белән яшисең, алга омтыласың. Шулай да тормышка ашмаганнары да кала: кайчак барлык нәрсә дә синнән генә тормый, кайдадыр тырышлык, хәтта ки әрсезлек тә җитеп бетмәгән очраклар була. Хәтерли башласаң, мәсәлән, мин үзем теләгән яисә минемчә эшләнмәгән, җырларга насыйп булмаган җырлар калды, клиплар төшерелмәде. Берәр кинода киногерой ролен уйнау хыялым әле булса тормышка ашмады. Шулай булса да, җырларымдагы клипларымда, “Электроника” кибетенең рекламасында төшеп, бу хыялымны тормышка ашырырга тырыштым, чөнки аларның һәркайсында үземне берникадәр актер буларак хис итәм.
Инглиз телен камил итеп өйрәнү теләгем бар иде. Өйрәнүен өйрәндем, тик, кызганычка каршы, үзем теләгәнчә тирәнтен итеп өйрәнә алмадым. Алда озын гомерем булып, бу хыялымны тормышка ашырырмын дигән өметем әле дә бар.
Тагын, Япониягә барырга дигән хыялым бар иде. Минем өчен аңлашылмаган һәм әле дә сер булып калган сәбәп белән миңа ул илгә чыгарга виза бирмәделәр, гәрчә Япониядән чакыру алсам да. Бу хәлгә инде ун еллап вакыт үтте. Менә шулар.

– Әгәр дә язмышыгыз сәнгать юлына алып кереп китмәгән булса, нинди һөнәр иясе булыр идегез?

– Әйе, җырчы булып китүем, чынлап та, язмышым кушуы буенча булуын беләсез инде. Моның дәлиле – мәктәптән соң Уфа автотранспорт техникумына укырга керүем, армиядән соң Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында укуым. Ә инде балачакта урындыкка бастырып җырлатулары, мәктәп елларында авыл сәхнәсендә чыгыш ясавым, техникумда укыганда, югары белем алганда, армиядә гитарага, баянга кушылып, сафта барганда башлап җырлаучы булып та җырлавымны бары тик хобби – яраткан шөгылем дип кабул итә идем. Ә язмышым башкача язылган булып чыкты. Шулай да, автомеханик яисә адвокат, бәлки, укытучы булып эшләсәм дә җыр һәрвакыт минем белән булыр иде.

– Вакытны кирегә әйләндереп булса, мәктәп тәмамлагач, вокал буенча укырга керер идегезме?

– Белмим. Минемчә, бу тормышта һәрнәрсә үз вакытында эшләнә. Әйе, төпле белемем булмавын тоеп, үкенеп куйган чаклар булды. Шуңа күрә дә читтән торып Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белем алдым. Мин әле дә, Казанга баргач, Миңгол Галиев белән шөгыльләнергә тырышам. Укытучым Миңгол абыйга бик зур рәхмәтлемен. Беренче адымнарым вакытында ук ул: “Минем бурыч – табигый тавышыңны бозмыйча саклап калып, алга үстерү”, – дигән иде. Миңа калса, ул үз бурычын үтәде. Уфада да вокал буенча дәресләрне якташым Нурия Мортазинадан алып торам, чөнки тавышны саклар һәм тонуста тотар өчен профессионаллар ярдәме кирәк.

– Айдар Ганиевич, яңа җырлар туамы?

– Төрле чор булды. Ходай Тәгалә кайвакыт ниндидер мөмкинлекләрне киметеп торды, аннан соң иҗади процесс ургылып китте. Соңгы елларда үземә ошаган җырлар күбәйде, шулай ук күпләр тәкъдим итә. Үзем дә көтмәгән җирдән матур җырлар табып алам. Шуңа күрә эшлисе дә эшлисе әле. Быелгы юбилей алдыннан гына да мин 5-6 яңа җыр өстендә эшләдем.

– Пандемия күпләребезнең тормышын үзгәртте. Бу вәзгыять сәнгать кешеләренә аеруча кагылды. Ходай:“Бәндәләремә сынауларның үзләре күтәрә алган кадәресен генә бирәм”, – дигән. Моның белән килешәсезме?

– Әйе, бу вәзгыять сәнгать өлкәсендә хезмәт куючыларга, бигрәк тә үзаллы эшләүчеләргә кагылды. Безне иң беренчеләрдән булып ябып куйдылар да ачарга да оныттылар кебек тоелды. Аннары ачтылар, тагын чикләүләр артыннан чикләүләр булды. Әле дә шушы ук хәл дәвам итә. Әлбәттә, иҗат кешесе өчен бу – зур сынау, сугу, тискәре йогынты ясаучы хәл дә. Тотрыклылык булмау да күңелгә шом сала, чөнки иҗат кешесенә, матди яктан тыш, әхлакый ягы да бик мөһим. Корган планнарыбыз челпәрәмә килде, туасы, җырланасы җырларыбыз сәхнәгә чыкмый калды.
“Аллаһыбызның: “Бәндәләремә сынауларның үзләре күтәрә алган кадәресен генә бирәм”, – дигән сүзләре белән килешәм, күтәрә алмаслык сынауларны Ходай бирми. Гомумән, бу пандемия барлык яклап та уйга калдыра. Шушы афәт аркасында күп кенә үзаллы эшләүчеләр, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр кырау суккан кебек куырылды. Ә бит шушы ук вәзгыять аркасында баеганнар да бар, һәм алар аның озайлы булуын да тели кебек. Менә монысы башка сыеп бетми. Әлбәттә, шушы хәлгә җавапны без берникадәр вакыт узгач кына табачакбыз. Шулай да ахыры хәерле булсын.

– Төзәтә алмаслык үкенечегез бармы?

– Шундый бер әйтем бар: “Эшләнмәгән эшкә үкенгәнче эшләп үкенергә кирәк”. Мин шул принцип белән яшим. Менә, 45 яшемне үткәрергә җыенгач, кайбер дусларым арасында: “Нишләп 45 яшеңне үткәрәсең? Ул бит хатын-кыз өчен генә юбилей”, – диючеләр булды. Ә мин аны шундый зурлап үткәрдем: әти-әниемне чакырдым, бөтен илдән дусларымны җыйдым. Ул чакта әти-әниемнең рәхәтләнеп килә алган чаклары иде – монысы шатлык.
Кадерлеләремне 50 яшькә дә чакырдым, ул вакытта да килделәр, матур интервьюлар бирделәр.
Ә менә инде быелгысына, ничек кенә чакырырга теләсәм дә, чакыра алмыйм. Беренчедән, вәзгыять шундый, икенчедән, сәламәтлекләре буенча килә алмыйлар. Кызганыч, 45, 50 яшьләрне бергә бәйрәм иткән дусларым арасында бу якты дөньядан киткәннәре бар. Дустым Роберт абый Миңнуллинны әлеге юбилеема да бик теләп чакырыр идем, әмма булдыра алмыйм, бу – зур үкенеч.

– Гәзит укучыларыбызга теләкләрегез?

– “Кызыл таң” – балачагымнан якын гәзит. Минемчә, сез тарих өчен дә зур эш башкарасыз. Заманча санлаштыруны ничек кенә мактасак та, басма матбугат яшәргә тиеш. Дөньябызны Интернет челтәре басып алган чорда да гәзиткә язылып, аны өйгә алдырып укыганнары өчен гәзит укучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Гаиләләрегезгә – иминлек, якыннарыгызга сәламәтлек телим. Һәркайсыгызда яңа планнар, идеяләр, хыяллар туып торсын! Тормышыгызда киләчәккә алып барырдай ныклы этәргеч булып, күңелләрегездә өмет уты сүнмәсен!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: