+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 декабрь 2022, 15:05

Синең исемең үлемсез, Билгесез солдат!

Бүген Русиядә ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Русия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.

Синең исемең үлемсез, Билгесез солдат!Синең исемең үлемсез, Билгесез солдат!
Синең исемең үлемсез, Билгесез солдат!
Шул уңайдан Уфаның Җиңү паркы мемориаль комплексында чәчәкләр салу тантанасы булды. Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкы исеменнен Мәңгелек ут янына Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Альберт Маликов, республика хәрби комиссары Михаил Блажевич, «Башкортстан Республикасының десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары» төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Марат Әдиһәмов, «Башкортстан Республикасы Диңгез җыелышы» төбәк оешмасы рәисе Юлай Моратов чәчәкләр салдылар.

3 декабрь датасы бу көнне 1966 елда, Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан сайланган. Бу көнне Билгесез солдат туфрагы Мәскәү Кремле янында тантаналы рәвештә күмелгән. Гранит плитәдә мондый сүзләр язылган: "Синең исемең билгесез, Синең батырлыгың үлемсез».

"Бу - илебез территориясендә яки аннан читтә исемнәре билгесез калган Русия һәм совет сугышчыларының үлемсез батырлыгын искә алу көне. Алар барысы да - илебез геройлары, без бу хәтерне киләчәк буыннарга тапшырып, аны мәңге истә тотачакбыз.

Бүген исемнәре сугыш кырында калган барлык геройларны искә алу көнендә Уфада Мәңгелек утка чәчәкләр салу чарасы булды. Республикада безнең геройларны мәңгеләштерүгә, аларның исемнәрен эзләүгә һәм тергезүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә бездә 50гә якын эзләү отряды эшли, эзләүчеләрнең гомум саны 5000 кешегә җитә. Шунысы куанычлы, алар нигездә яшьләр - мәктәп укучылары һәм студентлар.

Республика Хөкүмәте эзләнү хәрәкәтенә кирәкле ярдәм күрсәтә. Ел саен эзләнү экспедицияләрен үткәрүгә 2 млн. сум күләмендә субсидия бирелә. Аның ярдәмендә Бөек Ватан сугышы үткән урыннарга 16-20 тапкыр барып була. Өстәвенә, Башкортстан төбәк субсидиясе исәбенә укучы балаларны алып чыгучы берничә субъектның берсе булып тора. Бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез", - дип язган Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас