+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
5 декабрь 2022, 11:40

Үзе – Салават, үзе – Шәйморатов!

“Иң мөһиме – кеше булып калу”, – ди ул.


Безнең халык элек-электән ил терәге – ир-егет, ә гаилә терәге – әти кеше дип исәпләгән һәм аларга олы ихтирам, хөрмәт белән караган. Шуңа күрә дә ир-егеткә – ил терәге, гаилә таянычы булу кебек олы, җаваплы бурыч бирелгән. Шушы бурычны лаеклы башкаручы якташларыбызның берсе – халкыбыз герое Миңнегали Шәйморатов фамилиясенә тап төшермәүче, милли батырыбыз Салават Юлаев исемен лаеклы йөртүче Чакмагыш егете Салават Шәйморатов. Шушы көннәрдә генә 27 яшен тутырган егет Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Өйдә аны якыннары, сөеклесе зарыгып көтеп алды. Егет 4 ел элек, хәрби хезмәттән соң контракт төзеп, хезмәтен дәвам иткән иде.
Бәләкәйдән шук, зирәк, сәләтле, актив егет мәктәп елларыннан районның барлык мәдәни, спорт чараларының үзәгендә кайнап үсте. Чакмагыш 1нче урта мәктәбенең шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзасы, сәләтле уенчыларның берсе булды.
Кайчандыр йөзе елмаюдан балкып торган, шаян күңелле егет бераз олыгаеп та киткән сыман, чын ир-ат кыяфәте алган. Маңгаенда сырлар барлыкка килүен, уйчан, җитди карашы игътибарымны җәлеп итте. Чын ир-егетләр төсе кунган, көчле рухлы, батыр йөрәкле райондашыбыз белән очрашып әңгәмә кордык.


Чакматаштай Чакмагыш егете

– Мин Чакмагыш авылында дөньяга килгән­мен. Әтием район үзәгендә эчке эшләр бүлегендә җаваплы вазыйфа башкарды, офицер дәрәҗәсендә хаклы ялга чыкты. Әнием (хәзер инде мәрхүмә) күп еллар мәгариф бүлегендә тырыш хезмәт салды. Чакмагышта белем алдым, кечкенә­дән спорт белән мавыктым. Мәктәбебездә оештырылган хоккей секциясендә бик яратып шөгыльләндем, анда 4 ел уйнадым. Аннары спортның барлык төрләре белән дә шөгыльләндем. Мәктәптә укыган елларда Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный башладым. Үземнең мәктәбем һәм район җыелма командасы өчен уйнадым. Мәктәпне уңышлы тәмам­лаганнан соң УДНТУга укырга кердем һәм армия сафларына алындым.

Әтием кебек, полицейский булырга

– Балачактан полиция хезмәткәре булырга хыялландым, чөнки әтием гомере буе район эчке эшләр бүлегендә хезмәт салды. Ул иртә таңнан эшкә китә, соң гына өйгә кайта иде. Шуңа күрә мин бу эшнең никадәр авыр, җаваплы, вакыт-вакыт бик тә хәвефле дә икәнлеген бәләкәйдән аңлап үстем. Безнең тынычлыкны, безнең тормышыбызны саклаучы кешеләргә мин ихтирам белән карыйм. Әмма шулай туры килде: мин армиядә калдым һәм үземне хәрби һөнәрдә таптым.

Ватанны саклау дигән һөнәр бар

– Хәрби булып китүемә армиядә хезмәт итү этәргеч булды, дип саныйм. 2018 елда мине армиягә хәрби хез­мәткә чакырып алдылар. Ерак Көн­чыгышта хезмәт иттем. Хезмәт, армия тормышы, хәрби режим үзенә тартты. Һәр ир-егетнең Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Танылган бер кинофильмда әйтел­гәнчә: “Ватанны саклау дигән һөнәр бар”.
Өч ай хезмәт иткәннән соң, үземне сынап, тикшереп карау өчен, контракт төзетеп, шунда калдым. Анда минималь контракт вакыты өч ел иде. Өч елдан соң контрактны озайту теләге белән янә килешүгә имза куйдым. 
Быел Украинада махсус хәрби операция башлангач, хезмәттәшләрем шунда юнәл­де. Май азагында без дә аларга ярдәм итәргә ашыктык.
Яраланып госпитальдә дәвалан­дым, аннары реаби­литациягә җибәрде­ләр. Частька кайткач, тулысынча савыгу һәм реабилитация үтү өчен ял бирделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашу, әлбәттә, тәү чиратта, мине чыныктырды. Биредәге шартлар берен­чедән, кыю булырга, бирешмәскә өйрәтте. Шулай ук зур ихтыяр көче, җаваплылык хисе тәрбияләде һәм искиткеч тәҗрибә бирде. Иң мөһиме – стресслы хәлләрдә югалып калмау. Биредә ярдәмгә килергә әзер күп яңа иптәшләр таптым. Нинди генә милләт кешесе булмасын, барыбыз да бер гаилә кебек, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, бердәм булдык. Нинди генә хәлдә булсаң да, иң мөһиме – кеше булып калу.

* * *
Әйтергә кирәк, Салават туган ягына кайту шатлыгы белән бергә сөеклесе Элида белән кавышу шатлыгын да кичерде. Элида да аның исән-имин кайтуын көтеп алды. Яшьләр яңа гына чәчләрен чәчкә бәйләде­ләр һәм сандугачлар кебек сайрашып бергә яши дә башладылар. Яңа гаиләгә пар канатлы булып, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, үзләре кебек тәртипле, сау-сәламәт ватанпәрвәр балалар тәрбия­ләп үстерүләрен телибез. Ә Ватан ул – гомумиләш­терелгән төшенчә. Ул туган илне генә түгел, туган җирне дә, әти-әнине дә, апа-сеңелләрне дә, сөйгән ярны да үз эченә ала. Аларның иминлеге Ватанны саклаучылар иңенә салынган. Шушы җаваплылыкка намус белән карап, бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы яшьләргә тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Күпне күргән ветераннар алдында да зур хөрмәт белән баш иябез. Якташларыбыз, ватандашларыбыз сынатмасын. Исән-сау әйлә­неп кайтсыннар! Шатлык белән күрешергә язсын!

Илсөяр Гайсина,
журналист.
Чакмагыш районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: