

Гуманитар товарлар җыю өчен логистика үзәге “Башсельхозтехника” предприятиесе базасында булдырылды. Гаризаларны туплау, сатып алуларны финанслау һәм оештыру белән республика Хөкүмәте шөгыльләнәчәк.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле товарларны логистика үзәге аша җибәрүне оештыруны максатка ярашлы дип саныйм. Гуманитар конвойларны озатуны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тәэмин итәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Күңел кушуы буенча ярдәм җыюда катнашучы барлык халкыбызга зур рәхмәт. Уртача алганда, конвойлар айга ике тапкыр озатылачак. Безнең бурыч – алар хәрби хезмәткәрләр ихтыяҗларына туры китереп оештырылырга тиеш.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итүенчә, гуманитар йөкләрне Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоннары сугышчыларына, республикадан мобилизацияләнгән кешеләргә, шулай ук, шефлык ярдәме кысаларында хәрби госпитальләргә илтәләр.
Шушы көннәрдә якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм уңышлы барып җиткән, Башкортстан батальоннары сугышчылары хәрби бурычларны уңышлы үтәү өчен барлык кирәк-яракларны алган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың барлык халкына һәм предприятиеләренә рәхмәт белдерде. “Безнең иреклеләргә һәм мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәткән предприятиеләргә, эшкуарларга, республиканың гади халкына рәхмәт. Бу ярдәм хәзерге вакытта алгы сызыкта булганнар өчен бик мөһим”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үзенең битендә.
Башкортстаннан махсус хәрби операция уздыру территориясенә Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ирекле батальоннар сугышчыларына йөк төялгән гуманитар конвой юлланган иде. Аны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев җитәкләде.
Урал Килсенбаев сүзләренчә, гуманитар ярдәмне илтү юлында хәрби техника хәрәкәтенең бик тыгыз трафигы, бөтен җирдә блокпостлар, артиллерия канонадасы астында узган. Шуңа да карамастан, гуманитар конвой Башкортстан батальоннарының дислокация урыннарына исән-имин илтеп җиткерелгән.
“Гуманитар конвой бик зур. Автоколонна составында 12 автомобиль – фуралар, тягачлар, озату машиналары. Башта гуманитар йөкнең бер өлешен Красный Лучта бушаттык, аннан ерак түгел Александр Доставалов исемендәге батальон сугышчылары урнашкан. Элегрәк алар Запорожьеда булган һәм хәзер яңадан дислокация уза. Аннары колонна Херсон янына юлланды, анда Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон урнашкан. Йөкне ике автомобильдә махсус хәрби операция зонасында урнашкан хезмәткәрләргә кадәр алып бардык. Сугышчылар безне шатланып каршы алды. Гуманитар йөк бу юлы сугышчылар үзләре әзерләгән исемлек буенча формалаштырылган иде. Без кышкы киемнәр, коптерлар, коллиматор прицеллар, төнге күрү приборлары, азык-төлек, чолык балы, как, корот, шулай ук гармун һәм курай алып бардык, – ди Урал Килсенбаев. – Әмма шунысы мөһим: безнең техниканы сатып алырга Башкортстан оешмалары һәм предприятиеләре ярдәм итте. Экскаватор алып килдек, ул алгы линиядә яхшырак һәм тизрәк казырга ярдәм итәчәк. “УАЗ” автомобильләреннән тыш, “Башнефтегеофизика” предприятиесе “шәйморатовчы”лар өчен бронялы махсус “Урал” әзерләде. Аны сугышчылар “эштә” сынап караячак һәм үз фикерен әйтәчәк: нәрсәне яхшыртырга кирәк, ничек заманчалаштырырга? Яугирләребезнең искәрмәләре икенче “броневик”ны әзерләгәндә искә алыначак. Башкортстан халкының батальон өчен техника сатып алуына хәрби хезмәткәрләр шат. Белгәнегезчә, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бәдамшин яугирләр өчен “Нива” машинасы сатып алган.
Тагын бер күңелле момент. Күптән түгел Яңавылдан эшкуар ике “ЗИЛ-130” йөк машинасы сатып алган һәм аларны поход (күчмә) мунчалары итеп җайлаштырган. Сугышчылар өчен бу бик мөһим, чөнки алгы сызыкта алар һәрвакыт үзен тәртипкә китерә алмый. Икенче бронялы “Урал” һәм поход мунчаларын алдагы гуманитар конвой белән батальоннарга илтеп җиткерәчәкбез. Ул инде формалаштырыла һәм ел ахырына кадәр яугирләр барысын да алачак”.
Башкортстан яугирләре янына корпус командующие урынбасары, полковник Олег Моисеев килгән. Сугышчылар белән, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, хәзерге вакытта Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон офицеры Азат Бадранов, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, ЛХРда озайлы командировкада булган Азамат Абдрахманов һәм Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов та әңгәмә корганнар.
Сугышчылар якташларын җылы каршы алган. Кызганычка каршы, республика вәкилләре барлык Башкортстан сугышчыларын күрә алмаган, чөнки аларның күбесе алгы сызыкта.
“Без берничә яугир белән сөйләшә алдык. Алар һәм аларның командирлары чагыштырмача хәвефсез территориягә җыелдылар. Без аларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән исемле сәгать һәм пычаклар тапшырдык. Шулай ук махсус операция барышында батырлык күрсәткән Башкортстан батальонының өч сугышчысы Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Яугирләр Рамил Бәдамшинның “шәйморатовчылар” хөрмәтенә язган яңа җырын кызыксынып тыңлады. Шулай ук без якташларыбызга шәхси посылкалар һәм аларның туганнарыннан һәм якыннарыннан сәламнәр тапшырдык. Алар сораулар бирде, үтенечләрен әйтте. Без барысын да язып алдык һәм, һичшиксез, аларны эшләячәкбез”, – диде Урал Килсенбаев.
Гомумән алганда, бу инде 34нче гуманитар конвой, Башкортстаннан ярдәм ДХР, ЛХР һәм Русиянең яңа төбәкләре Херсон һәм Запорожье өлкәләренә җибәрелә. Әмма бу конвой үзенчәлекле. Аны “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге генә түгел, республика предприятиеләре һәм оешмалары, республиканың битараф булмаган кешеләре һәм ирекле батальон сугышчыларының гаиләләре дә җыйды.
– Ирекле батальоннар адресына бу – өченче гуманитар конвой. Бер колоннага “шәйморатовчы”ларга һәм “доставаловчы”ларга күпсанлы ярдәм җыелды, болар – аларга чыннан да хәзерге вакытта кирәк булган бөтен нәрсә. “Бердәм Русия”дән Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы республиканың барлык муниципалитетларында инде ике ай эшли, һәм хәзер беренче планга индивидуаль, максатлы ярдәм мәсьәләләре чыга. Ә монда без аның кулларына тапшырылуына тулысынча ышанабыз, – дип сөйләде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Насретдинов.
“Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге һәм партиянең урындагы бүлекчәләре базасында М. М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы “Бердәм Русия” төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 26 сентябрьдән үз эшен башлаган иде. Волонтерлар штабының колл-үзәге максатлы ярдәм күрсәтү һәм өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча күпсанлы сорауларга җавап бирә. Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашканнарның, яки мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына, гаиләләренә социаль, психологик, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтелә. Мөрәҗәгать итүче исәбенә беренче ихтыяҗ чаралары – азык-төлек һәм дарулар китерәләр, йорт-хуҗалык буенча ярдәм күрсәтәләр.
Әйтик, шушы көннәрдә Тәтешледән шалтыратучы үзенә канализация үткәрүдә ярдәм күрсәтүне сораган. Аның үтенеченә авыл биләмәсе башлыгы, эшкуар-экскаваторчы һәм волонтерлар җавап бирә. Вәкилләр гаиләдә булган һәм заявка тиздән үтәлгән.
Ишембайда мобилизацияләнүченең шәхси йортта яшәүче хатыны ишегалдын кардан чистартуда ярдәм сораган. Хатын-кыз үтенеченә волонтерлар шундук җавап биргән һәм ишегалды территориясен чистартуда ярдәм иткән.
Әлбәттә, республикадагы башка сәяси партияләр дә бу изге эшкә кушылды. КПРФның Башкортстан рескомы Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальонына гуманитар йөк озатты. Октябрьдә республика коммунистлары тыныч халык өчен Луганскига гуманитар ярдәм җибәрде, ә йөкнең бер өлеше безнең республика яугирләре өчен билгеләнгән иде.
ЛДПРның Дуван районы урындагы бүлеге активистлары гуманитар ярдәм формалаштыруда катнашты, кайбер шәһәрләрдәге гарнизоннарда хәрбиләргә концерт программасы тәкъдим итте.
Башкортстандагы дини оешмалар да яугирләребезгә ярдәм итә. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Гыйбадуррахман” иҗтимагый хәрәкәте активистлары акция оештырды: Уфа шәһәренең Беренче җәмигъ мәчете дин әһелләре Ислам Зиев һәм Шәмсетдин Сижаев башлангычы белән алгы сызыктагы яугирләр өчен беренчел кирәк-яраклар җыю игълан итте.
Үзәк диния нәзарәте хакимияте җитәкчесе ярдәмчесе Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге акция оештыру комитеты җылы киемнәр, беренче шәхси гигиена һәм озак вакытлы саклау продуктлары, аерым алганда, хәләл тушенка җыю һәм сатып алу буенча зур эш башкарды. Акциядә Диния нәзарәтенең “Җәннәт” Ислам мәдәни-мәгърифәтчелек үзәге волонтерлары катнашты. Посылкалар озатылды. Акция дәвам итә: ике-өч атнадан соң аның яңа этабы башлана.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Башкортстанда Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ике ирекле батальон оештырылды. Ике ай элек, әзерлекне тәмамлап, алар хәрби хәрәкәтләр зонасына китте. Алар арасында Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннән махсус операция шартларында хезмәт итүгә фатыйха алган Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте имамы Хәмзә хәзрәт Хафизов та бар.
Якташларыбызга республикабыз халкы актив ярдәм итә. Мисал өчен, Уфада яшәүче Евгения Брыкина мобилизацияләнгәннәр өчен үз бакчасында үстерелгән 350 килограмм алмадан чипсы әзерләгән. Бу кадәр чипсы ясау өчен аңа дүрт ай кирәк булган. Евгения Брыкина хәрби операциядәге сугышчылар өчен дога кыла һәм өйләренә тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуларын тели.
Мобилизацияләнүчеләргә Иглинода яшәүче 91 яшьлек Серафима Теребеева егерме алты пар йон оекбаш бәйләгән.
“Мин, Теребеева Серафима Антоновна, тыл хезмәтчәне. Миңа 91 яшь. Мин сугыш чорын, салкын һәм ачлыкны кичердем. Кадерле улларым, үзегезне саклагыз, исән кайтыгыз. Без сезне исән-сау килеш көтәбез. Сез өшемәсен өчен оекбашлар бәйләдем”, – дип язган ул яугирләргә әйберләр белән бергә җибәргән хатта.
Караидел, Аскын районында яшәүче хатын-кызлар йөзләгән пар җылы оекбашны сугышчыларга җибәргән. Аларга эшкуарлар кушылган: дарулар, беренче кирәк-ярак товарлары сатып алганнар.
Вера Акатьева һәм Динә Йосыпова башлангычы белән Агыйдел шәһәренең Мир урамы буенча 22нче йортта яшәүчеләр якташ ир-егетләр өчен посылкалар җыйган.
Баймакта ателье хуҗабикәсе Мәрфуга Аралбаева сугышчыларга җылы оекбашлар теккән.
Күмертау шәһәреннән тегүчеләр Светлана Рәхимова (сигез бала әнисе) һәм Екатерина Васильева (биш бала әнисе) тукымалар сатып алу өчен акча җыюны оештырганнар, алардан операциядә катнашучылар өчен киемнәр тегә.
Мондый мисаллар йөзләрчә, аларны санап бетерерлек түгел. Форсаттан файдаланып, авылдашларым турында да язып үтәсем килә.
1 октябрьдә Дүртөйле районының Үткен авылында туып-үскән Рәнис Шәеховны соңгы юлга озаттык. Ул Белгород өлкәсендә гранатометчы булып хезмәт иткән һәм Украина территориясендә махсус операция барышында батырларча һәлак булды.
Шәеховлар – Үткен авылында билгеле һәм ихтирамга лаек кешеләр. Рәниснең карт картәтисе Ниязетдин Шәехов Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык күрсәткән яугир иде. Ул 1942 елның 18 октябрендә фронтка китә. Башта – Уфа шәһәре янындагы Алкино станциясендә, аннан соң Ырынбурда хәрби өйрәнүләр үткәннән соң 3нче Украина фронтына җибәрелә. Ул пулеметчы була. Молдавия җирләрендә каты сугышларда катнаша. Кишинев янында Совет Армиясе 22нче немец дивизиясен әсирлеккә ала һәм шунда күрсәткән батырлыклары өчен Ниязетдин Шәехов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Аннан соң командованиенең Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына лаек була.
Украина фронтындагы сугышларда каты яралана. Һушына килгәч, урманда ялгыз ятуын аңлый, монда ничә көн ятуын да хәтерләми. Ярдәмгә чакыра башлый. Бәхеткә каршы, аны командиры табып ала һәм госпитальгә озата.
Савыгып чыкканнан соң Ниязетдин Шәехов бик күп бәрелешләрдә катнаша. Яңадан ике тапкыр яралана, күкрәге яралану аеруча авыр була. “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Рядовой Ниязетдин Шәехов 1946 елда демобилизацияләнә, туган авылы Үткенгә кайта, колхоз производствосында төрле эшләр башкара.
Яугирнең туганнары Рәнис Шәехов исеменнән мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырды.
30 ноябрьдә Суккул авылы мәдәният йортында Дүртөйле районының төрле авылларыннан үзешчән сәнгать осталары “Бердәмлектә көч” дигән хәйрия концерты үткәрде. Тамашадан җыелган акчага махсу хәрби операциядә катнашучы яугир-якташларыбызга кирәк-ярак алынды.
...Ил язмышындагы хәлиткеч вакыйгалардан 80 ел узганнан соң тарих кабатлана. Бөек Ватан сугышы елларын искә төшереп, Дүртөйле районы халкының фронтка ничек ярдәм күрсәтүе турында ике генә мисалны карап үтик.
Тылдагы якташларыбызның фидакарь хезмәте һәм фронтка ярдәме турында Дүртөйле районының “Ярыш” гәзитендә бик күп язмалар басыла. 1942 елның февралендә гәзит “Кызыл Армия боецларына бүләкләр” дигән мәкаләдә: “Район хезмәт ияләре героик Кызыл Армиянең 24 еллыгы уңае белән хәрәкәт итүче армия боецларына төрле продукцияләрдән хәзерләнгән (715 килограмм) посылкалар җибәрделәр. Шул хисаптан 50 данә суелган тавык, 272 килограмм төрле терлек ите, 33 килограмм бал, 10 килограмм май, 21 килограмм конфет, 62 килограмм май ашы (төш), 60 килограмм печенье, 44 килограмм яхшы итеп хәзерләнгән сохари, 30 килограмм тәмле һәм башка продуктлар җибәрелде. Моннан тыш, махсус посылкаларда 36 пар оекбаш һәм перчатка, 30 данә расческа, 30 данә кырыну әйберләре, 70 данә вак көзге, күп санда щеткалар, кулъяулык һәм башка нәрсәләр җибәрелде”, – дип яза.
Үткен авылының актив яшьләре кайбер башлангычларның әйдәүчесе ролен дә үти. Мисал өчен, 1942 елның декабрендә “Ярыш” гәзитендә “Комсомолец Башкирии” исемендәге танклар колоннасы төзү фондына” дигән язма басыла. Анда шундый юллар бар: “Комсомолның Үткен авылы тулы булмаган урта мәктәбе янындагы башлангыч оешмасы башлангычы белән “Комсомолец Башкирии” исемендәге танк колоннасы төзү фондына акча җыйнау эше башланды. Биредә комсомолецлар көче белән (комсомол оешмасының секретаре – иптәш Ихсанов, ул драмтүгәрәк җитәкчесе дә) бер постановка куелып, 400 сум акча җыйналды һәм ул тулысы белән танклар колоннасы төзү фондына тапшырылды”.
* * *
Русия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикаларының, аларның суверенитетын тану үтенече белән мөрәҗәгатенә җавап итеп, тиешле указларга кул куйды, ә 24 февральдә Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте.
30 сентябрьдә Кремльдә Русия составына дүрт яңа территорияне – Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кертү турындагы килешүләргә кул кую тантанасы узды.
...Украинада махсус хәрби операция дәвам итә. Аның 1945 елда фашистик Германияне тар-мар иткән кебек, җиңү белән тәмамланачагына шик юк.
Безнең көчебез бердәмлектә! “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Безнең үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Безнең ата-бабаларыбыз фашизмга каршы иңне-иңгә куеп сугышты. Хәзер алар яңадан башларын күтәргәч, без бергә милли өстенлек идеологиясен культивацияләүче нацист режимына отпор бирергә тиеш. Без – бердәм халык, һәркайсыбыз тылда кулыннан килгәнчә җиңүне якынайтырга ярдәм итә ала.
Һәрберебез махсус операциядә катнашучы якташларыбыз, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия. Алгы сызыктагы якташларыбыз өчен безнең ярдәм һәм аларга ышанычны тою бик мөһим. Хәзер илебезнең, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен уртак көрәшкә һәркем үз өлешен кертә ала, анык эшләр белән ярдәм итәргә кирәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.