+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 декабрь 2022, 05:15

“Я - алар мине, я - мин аларны!..”

Махсус хәрби операция барган урыннарда якташларыбыз батырлыклар күрсәтүен дәвам итә. Шундыйларның берсе — Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов.

“Я - алар мине, я - мин аларны!..”“Я - алар мине, я - мин аларны!..”
“Я - алар мине, я - мин аларны!..”

Батыр йөрәкле якташыбыз инде күп батырлыклар кылырга өлгергән. “Барс-17” батальоны составында ул махсус задание белән барганда дошманнарның җиде кешесенә тап була. Икесен юк итә, дүртесе кача, ә берсен әсирлеккә алып, дошманнарның БТРында үзебезнең подразделениегә кайта.

Ә бервакыт ул дошманнар ут ачканда хезмәттәше белән батальон базасындагы бинада була. Фәнис контузияләнә. Шундый килеш тә ул яраланган иптәшен җимерелгән бинадан алып чыга һәм хәрби госпитальгә илтә. Ә бер хәрби бәрелештә Фәнис Хөсәенов яулап алынган БТРДа яралы командирны алып чыга.

Тәтешле районының Яңа Кайпан авылы егете белән инде илнең күп интернет-басмалары бәйләнешкә чыкты. Милләттәшебез аның кыю гамәлләренә сокланучыларга үзе турында бераз мәгълүмат та бирде. Фәнис дошманның БТРын алып кайтуын батырлык дип санамый. “Шулай килеп чыкты”, — ди, тыйнак кына һәм махсус операция нечкәлекләрен әйтергә ярамаганын искә төшерә.

“Синдә бу кадәр батырлык, кыюлык каян?” — дигән сорауга да ул кыска гына җавап биргән: “Я - алар мине, я - мин аларны... Уйларга вакыт булмады”.

Фәнис Хөсәенов махсус операциядә үз теләге белән катнаша. Кыю, баскан җирендә ут уйнатучы, карарларны тиз кабул итүче егеткә Ватанны сакларга юллану уе илдәге хәлләр турында телевизор караганда килә. “Әни мине өйдә ятар өчен үстермәгән бит!” — ди егет.

Ул эшне, һәрвакыттагыча, тиз тота. 26 июньдә юлга да чыга. Башта Казанда әзерлек үтә, соңыннан махсус хәрби операция урынына җибәрелә.

Фәнис хәрби бурычын якташлары белән бергә үти. Егет әйтүенчә, аның белән бергә Тәтешле районыннан 60 кеше хезмәт итә. Араларында үз теләге белән килгәннәр дә, мобилизацияләнгәннәр дә бар. Командирлар якташларны аермаган. Егетләр Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовның даими гуманитар ярдәм җибәреп торуын да билгели.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас