+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 декабрь 2022, 11:34

Яугирләргә дигән хат-хәбәрләр югалмас!

Башкортстан халкы хәзер махсус хәрби операция зонасына хатлар һәм посылкалар җибәрә ала.

Яугирләргә дигән хат-хәбәрләр югалмас!Яугирләргә дигән хат-хәбәрләр югалмас!
Яугирләргә дигән хат-хәбәрләр югалмас!

Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы сайты "кыр почтасы" эшли башлавы турында игълан итте.

Хатны яисә посылканы түбәндәгечә җибәрергә мөмкин:
- почта бүлекчәсе аша: 103400, Мәскәү шәһәре-400, хәрби часть номеры. Хәрби часть номерын хезмәткә чакырган хәрби комиссариатта белергә мөмкин. Хәрби комиссариатларның адреслары: https://voenkomats.ru/bashkortostan

- хатны түбәндәге адрес буенча җибәрергә: Мәскәү шәһәре, Суворов мәйданы, 2нче йорт, 1нче бина, Русия Армиясенең Үзәк йорты, "Салдатка хат" дип билгеләргә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан батальоннарына кушылучыларга посылканы «Бердәм Русия» партиясе бүлекчәләре нигезендә булдырылган М. Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы да аша җибәрергә була.
Республикадагы волонтерлар штабларының адреслары: https://clck.ru/32sdzo

Башкортстанда яшәүчеләр өчен "кайнар линия" телефоннары:
8 (347) 276-59-69 - тәүлек әйләнәсенә;
8 (347) 272-69-75 - Башкортстанның Хәрби комиссариаты, эш көннәрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә.

#Аңлатабыз_Башҡортстан

Автор:Резида Валитова
Читайте нас