

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул Батырлык ордены һәм ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Рамил Раянов 1983 елның 16 декабрендә Казахстан ССРның Куйбышев районы Ломоносово авылында туа. Балалык һәм үсмерлек еллары Максим Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасы авылында уза.
2003-04 елларда Чечня Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. ВДВ сержанты, махсус тәгаенләнештәге разведчик, аның исәбендә парашют белән 19 сикерү була. Ул бокс буенча ВДВ чемпионатында берничә тапкыр призлы урыннар яулый, моның өчен командование тарафыннан Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнә.
2017 елдан профессиональ хәрби эшчәнлек башлый. Сүрия, Ливия, Африка, Украина... Ул Русия орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән, алар арасында ике «Батырлык өчен» медале, Батырлык ордены һәм башка Хөкүмәт бүләкләре бар.
- Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбыз кебек, Рамил Раянов нацизмга каршы көрәштә, балаларыбыз һәм оныкларыбызның якты киләчәге өчен гомерен биргән. Рамил Раяновның тормышы һәм батырлыгы - безнең барыбыз өчен дә үрнәк, Ватанга хезмәт итү һәм хәрби ант бирүгә тугрылык үрнәге. Рамил турындагы истәлек аның туганнарының һәм якыннарының, әлбәттә, якташларының йөрәкләрендә яшәячәк. Чын герой тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәт! Ул - Бәләбәй районы горурлыгы! - диде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шәфыйков үзенең чыгышында Рамилнең батырлыгының мөһимлеген билгеләде һәм Бәләбәй егетләренең исән-сау кайтуларын теләде.
Бәләбәй районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе Александр Буйлов бүгенге көндә Украинада хәрби хезмәттә булучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм аларның һәркайсы, Рамил Раянов кебек үк, Герой булуын белдерде.
Мемориаль такта ачу хөрмәте Азат Сәхәбиев, Марат Шәфыйков һәм Рамил Раяновның туганы – Салаватка бирелде.
– Без май аенда ук абыйның үлеме турында белдек, әмма аның йөзе әле дә күз алдында, ә колакта аның тавышы яңгырый. Авыл хакимияте башлыгы Надежда Красильниковага, мәктәп җитәкчелегенә, дусларына әти-әниебезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Хәтерләгәнегез өчен рәхмәт! - диде Салават Раянов, тактаташ ачылгач.
Надежда Красильникова, Максим Горький авыл хакимияте башлыгы:
- Рамил тыйнак егет иде. Үлгәннән соң гына без аның Чечняда хезмәт иткән вакытта ук Батырлык ордены белән бүләкләнгәнен белдек. Ул моның турында сөйләмәде, һәм әнисенең белүен теләмәде.
Махсус операция вакытында патриотизм тәрбияләү мәсьәләсе аеруча кискен тора, шуңа күрә мондый чаралар мөһим һәм кирәк дип саныйм. Геройны искә алу, аның батырлыклары белән горурлану – безнең турыдан-туры бурычыбыз.
Сәгыйдулла Хәсәнов, Максим Горький урта мәктәбе укытучысы:
- Рамилне шәхсән белә идем. Ул һәрвакыт уңай, ачык егет иде. Аңа озак ачулану мөмкин түгел иде, ул елмайса, барысы да шунда ук онытыла торган булды.
Митинг һәм, гомумән, бу чара яшьләрне патриотик тәрбияләүдә бик мөһим роль уйный. Балаларыбыз якташларының батырлыгын белергә, горурланырга һәм аннан үрнәк алырга тиеш. Безнең мәктәп Рамил Раянов исемен йөртер дип ышанабыз.
Мемориаль такта ачылганнан соң, укучылар өчен Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде.
Регина Фәезова. Фото: Регина Хәлиуллина.