+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 декабрь 2022, 05:20

“Безгә кылыч күтәргән – үз коралыннан үләчәк!”

Неонацистларга каршы сугышта “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән каһарман, безнең заман герое Римил Исмәгыйлев шулай, ди.

“Безгә кылыч күтәргән – үз коралыннан үләчәк!”“Безгә кылыч күтәргән – үз коралыннан үләчәк!”
“Безгә кылыч күтәргән – үз коралыннан үләчәк!”
Урта мәктәпне тәмамлаганда Римил нинди һөнәр сайлаячагын хәл иткән була инде. Югары белемгә ия булганнан соң, әтисе кебек, Себер киңлекләрендә нефть яткылыкларын үзләштерүче булырга карар итә ул. Әмма, 17 яше тулгач, район хәрби комиссариатына медицина комиссиясе үтәргә килгәч, малай чактагы хыяллары көтмәгәндә үзгәрә. “Яхшы укыйсың, физик әзерлегең яхшы. Тормышыңны хәрби хезмәт белән бәйләргә теләмисеңме, синең кебек егетләрдән яхшы офицер чыга”, – дип мөрәҗәгать итә аңа хәрби комиссариат вәкиле. Көтелмәгән сорауга Римил: “Уйлап карармын”, – дип җавап бирсә дә, озакка сузмый.
2016 елның җәй башы. 18 яше дә тулмаган егет әнисе белән Саратов шәһәренә юлга чыга. Поездда барган ике көн аңа атна гына түгел, ай кебек тоела. Имтиханнарны уңышлы тапшырса, ул хәрби училище курсанты булачак бит! Әлегә ул “Генерал погоннары” турында хыялланмый. Рапат һәм Кызлар таулары яныннан авылга төшүче юл белән җәяүләп, офицер формасында әнисе янына кайтып керү турында хыяллана ул.
...Имтиханнарны да уңышлы гына тапшырып кайтып китәләр. Саратовтан көтелгән хәбәрнең уңай буласына шиге дә юк. Кызганычка каршы, хәрби комиссариаттан аңа: “Баллың җитмәү сәбәпле, конкурстан үтә алмадың”, дигән хәбәр килә. Әмма күңел төшенкелегенә бирелми Римил. Документларын Октябрьский нефть колледжына тапшыра. Аннары – солдат хезмәте.
Украинадагы сәяси вакыйгаларның көне-сәгате белән үзгәргән еллар иде бу. Римил Исмәгыйлев бу юлы язмышын “имтиханнан” башка да үзе хәл итә алачагын аңлап, армиядә контракт буенча хезмәт итәргә кала.
Чакмагыш районы егете Римил Исмәгыйлевның арытабангы хезмәте махсус хәрби операция белән бәйле. Каһарман яугир Луганск һәм Донецк республикаларын неонацистлардан азат итүдә катнаша. Яралана, контузия ала. Дошманга каршы сугыштагы кыюлыгы “Батырлык өчен” медале белән бәһалана. Демобилизацияләнгәннән соң туган ягына кайта. Әлеге вакытта башкалабыздагы зур сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшли. Бүген Римил Исмәгыйлев – “Кызыл таң” гәзите редакциясе кунагы.

– Римил, син Чакмагыш районының бик матур авылында туып үс­кәнсең. Күмәк хуҗа­лы­гыгыз да хәлле генә. Хез­мәтеңне тутырганнан соң нишләп армиядә контракт буенча хезмәт итәр­гә уйладың? Әниең бу хәбәрне ничек кабул итте?
– Ихтимал, тормышка ашмый калган хыялым да этәргеч биргәндер. 2019 елда чик буе да тыныч түгел иде. Хезмәт итү чорында илебез­нең шул төбәгендә командировкада булып кайтуым да ниндидер нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итте. Солдат хезмә­теннән соң авылга кайтып бераз ял иттем дә, кабат үз час­тема килдем. Мотоукчылар частенда отделение командиры итеп бил­геләделәр. Гому­мән, махсус операция зонасында март аеннан җәйгә кадәр хезмәт иттем. Махсус хәрби опера­циядә катнашу минем өчен Украинаны неонацистлардан азат итү белән генә бәйле түгел, ә илебезнең иминлеген, тынычлыгын саклау да. Ә анысы һәр ир-егетнең изге бурычы. Безгә бу тәрбияне балачактан әти-әни, аннары мәктәп бирде. Әлеге хәл-вакыйгалар Туган илне, гаиләне һәм якыннарыбызны саклау белән бәйле. Шуңа да, әнием минем карарымны аңлап кабул итте. Күземә карап әйтмәсә дә, әниемдә бу карар борчылу белән бергә горурлану хисе уятканын да тойдым.
– Син кайчан үзеңне хәрби операциядә катнашучы итеп тоя баш­ладың?
– Бер төркем солдатларны Украина чигенә җибәрделәр. Мартның егермеләре иде ул. Мине хәрби машина командиры итеп билгеләделәр. Без бу көнне Русия чиге аша узып, неонацистларга таба юл алдык. Взвод алдына хәрбиләр һәм корал төялгән олауны озату, саклау бурычы куелган иде. Апрель башында беренче тапкыр “дары” исен тойдык. Чигенгәндә дошман үз артыннан шәһәрләрне хәрабә хә­лендә калдырган. Тыныч халык яшәгән йортлар, хәтта мәктәп ут эчендә иде. Нәкъ кинодагы кебек. Куркыныч. Әмма бездә бернинди курку булмады. Чөнки без Луганск, Донецк республикаларын украин фашистларыннан азат итүебезнең дөрес булуын аңлый идек. Шунда беренче тапкыр пушкадан аттык. Беренче хәрби “чирканчык” булды ул.
– Сугышны нәрсә белән чагыштырсаң да сугыш булып кала. Иң куркытканы нәрсә иде?
– Өч нәрсә куркыта иде, яшермим. Украина армиясе кулланган АКШ коралы – “Джавелин”нарга каршы көрәшү авыр иде. Ул – танкларга каршы кулланылучы күчмә ракета комплексы. Кызыл Лиман юнәлеше буенча хәрәкәт иткәндә мине танк командиры итеп билгеләделәр. Шунда күрдем “Джавелин”нарны. Танк бары тик кискен хәрәкәт эшләп кенә әлеге үлемечле коралдан сакланып кала ала.
Куркынычның икенчесе – әсирлеккә төшү. Неонацист­ларның безнең әсирлеккә эләккән солдатларны ничек җәфалаганын ишетеп белә идек.
Ничек сәер яңгырамасын, өченче куркыныч – хәрәкәтсез яткан инвалид хәлендә калу. Әлбәттә, Ходай биргән гомер инде. Язмыштан узып булмый.
– Ял сәгатьләре еш була идеме? Күптән түгел бер частьта солдатлар­ның атна саен мунчага йөрүе турында да язып чыктылар.
– Сугышта ял итүне ничек күз алдына китерәсез соң? Билгеле, Ватан сугышындагы кебек, солдатлар көне буе автомат тотып чапмый хәзер. Хәрби техника көчле. Әмма дошман аяусыз һәм уяу. Шәһәр-авылларны шул ерткычлардан тазартканда, әл­бәттә, икеләтә сизгерлек тә, хәрби осталык та кирәк. Азат ителгән урыннарда безнең солдатларны кунакка чакыралар. Кемдер – ихлас күңелдән, кемдер – мәкерле уй белән. Әмма без һәрвакыт мондый “кунакчыллыктан” баш тарта идек. Вакыты ул түгел. Барыбер урындагы халыкка тулы ышаныч юк иде. Чөнки, күңел­сез хәлләр дә ишетел­гәләде.
Тыныч сәгатьләрдә, әлбәт­тә, якташлар, бер частьта хезмәт иткәннәр бергә җыела идек. Татарча, башкортча рәхәтләнеп сөйләшәбез. Чи­ләбедән Рөстәм исемле башкорт егете әкрен генә туган телендә җыр суза иде.
Үзебез корган вакытлыча мунча да бар иде. Русия солдатлары беркайчан да юынмыйча, пычрак кием белән йөрмәде.
– Махсус операциядә катнашкан көннәреңнең кайсы иң истә калганы булды?
– Хәрбиләргә Святогорск шәһәрен неонацистлардан азат итү бурычы куелды. Урманлы таулар арасында урнашкан бик матур шәһәр ул. Стратегик әһәмияткә ия урында. Һөҗүм тәүлек әйләнәсенә диярлек барды.
Шәһәр читендәге урамга кергәндә, дошман артиллерия­дән көчле ут ачты. Әмма без чигенмәдек. Каршы яктагылар белән арабыз 300-400 метрдан артмагандыр. Снаряд шартлаганда җиргә ятабыз. Ә мин снайпер мөшкәсенә эләк­тем. Аяк каты яраланды. Ярамны бәйләүче солдат үзе дә снаряд ярчыгы тиеп, җиргә ауды. Аның кулбашы яраланган иде. Башта шуышкан хәлдә бер-беребезне өстерәп, аннары бер-беребезгә терәк булып, егылмас өчен тотынышып, янәшәдәге танк артына яшерендек. Тагын көчле шартлау яңгырады. Күрәсең, дошман безнең кайда яшерен­гәнне ачыклагандыр. Икебез ике якка, үзаллы үзебез­некеләр ягына шуыштык. Икен­че шартлау мине кон­тузияләде. Бераздан тылга озаттылар...
– “Батырлык өчен” медален дә әлеге шәһәр өчен барган сугышлардагы ба­тыр­лыгың өчен алдыңмы?
– Фәкать шушы сугыш өчен генә бирелгәндер дип әйтә алмыйм. Яуда беркем дә орден-медаль алам дип сугышмый бит. Хәрби бүләккә лаек булырмын дип уйламаган да идем.
Мәскәүдә госпитальдә дә­валанганнан соң, якындагы реабилитация үзәгенә җибәр­деләр. Аннары үзем хезмәт иткән частька кайткач, 15 көн отпуск бирделәр. Авылга, әнием янына кайттым.
– Ә иң авыр вакытлар дигәндә, хәтердә кайсылары җуелып калды?
– Гомумән, Кызыл Лиман юнәлешендәге хәрәкәтләр бик катлаулы булды. Без өч егет үзара бик дус һәм бер-бере­безгә терәк идек. Чиләбедән – башкорт егете Рөстәм, Төмән өлкәсеннән урыс пәһ­леваны Леонид һәм мин. Леонид белән бер вакытта диярлек яраландык. Әмма ул, тиешле дәвалану курсын алганнан соң туры фронтка киткән. Бер атнадан соң аның һәлак булуы турында ишеттем. Бераздан ук бергә хезмәт иткән дустым Константинның дошман пулясы корбаны булуы турында хәбәр иттеләр. Сугыш кырында иң якын дусларыңны югалтудан да авыр нәрсә юктыр ул!
– Римил, бәлки, әлеге соравым белән болай да яралы йөрәгеңә “тоз сала” торганмындыр. Әмма бу сорауны мин бирмичә булдыра алмыйм. Хәрби контрактны өзәргә нәрсә мәҗбүр итте сине?
– Бу сорауга миңа чынлап та җавап бирү авыр. Чөнки, кайберәүләрнең сугыштан исән-сау кайткач, ничек кабат китсен инде, дип тә уйлаулары мөмкин. Бу сорау минем үземә дә тынгы бирми. Чөнки бергә хезмәт иткән егетләр янына әле булса ашкынам, алар өчен борчылам. Әмма аның сәбәбе бөтенләй икенчедә. Бу юлы миңа әниемнең: “Улым, башкача барма инде, мине ялгыз калдырма”, – дигән сүзе туктатты. Юк, ул елап ялвармады. Бәлки бу очракта миңа каршы килә алырлык сүзе дә, көче дә юклыгын аңла­гандыр.
Эш шунда: миңа 15 яшь булганда әтием кинәт кенә йөрәк авыруыннан мәрхүм булды. Мин 7нче сыйныфта гына укый идем. 35 яшьлек әтиемне югалтканнан соң, әнием башкача кияүгә чыкмады. Ә апа бик яшьли читкә чыгып китте. Инде үз гаиләсе бар. Әниебез исә авылны ташлап китмәде. Колхозда эш­ләде.
Бәләкәй генә авыл өендә яшәдек. Аны 70 еллап элек мәрхүм картәтиебез Шәриф­җан салган булган. Болай төзек күренсә дә, яңар­тырга кирәк. Әниемнең сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. “Мине ялгыз калдырма”, – дигән сүзен ишеткәч, контрактны дәвам итмәскә уйладым. Частьта бу карарымны хупладылар. Өлкәнәйгән көнендә әниемне яңа йорт белән куандырырга уйлыйм. Үзем дә өйләнмәгән егет әле. Бәлки, кем өчендер сәер тоелыр: мин әни сүзеннән беркайчан да чыкмадым. Күптән түгел башкалага килеп вакытлыча эшкә урнаштым. Яңа йортка бераз “капитал” да кирәк бит.
– Римил, махсус опе­рациядә катнашканда сине тетрәндергән хәл­ләр булдымы?
– Булды, әлбәттә. Бервакыт командир барыбызны да үз янына чакырып китерде дә: “Егетләр почта бар, җавап хаты язарга онытмагыз! – дип әйтеп куймасынмы. Барыбыз да зур капчыктагы хатларны күреп аптырап калдык. Кемнәр безнең адресны табып, хат яза алды икән, дип баш ватабыз. Ә алар исемсез солдатка язылган хатлар булып чыкты. Дөресен әйткәндә, мине үз гомеремдә укыган хатларның берсе дә бу кадәр дулкынландырмаган иде. Миңа Пермь шәһәреннән 6 яшьлек Оксана хаты эләкте. Мин аны йөз тапкыр укыганмындыр. Ятлап бетердем, хәтта. Шундый сабыйның тирән эчтә­лекле хатын уку әллә нинди батырлыкларга көч бирердәй булып тоелды. Конверт эчендәге хат белән бергә танк өстендә басып торган солдат рәсеме дә бар иде.
“Кадерле солдат! Беләм, сиңа бүген бәлки, җиңел түгелдер. Әмма мин ышанам: ул сынау-авырлыклар синең рухыңны сындыра алмаячак. Туган җиребезгә син исән-сау һәм Җиңү белән кайтачаксың. Мин әлеге вакытта балалар бакчасына йөрим. Ә син безнең тынычлык сагында торасың. Без сиңа ышанабыз. Мин синең исән-сау һәм Җиңү белән кай­ту­ыңны телим!” – диелгән иде ул хатта.
Оксананың хатын гимнас­тер­каның эчке кесәсенә салып куйган идем. Яралангач, өс киемнәрен салдырганда әлеге хатны күрмәгәннәр, күрәсең. Кадерле ядкарь итеп сакларга иде исәбем. Еллар узгач, бәлки, мин әлеге нәни дустымны эзләп тә табармын, дигән уем бар иде.
Хәрби операция дәвам итә. Русия солдатларының тугандаш Украинада баш калкыткан фашизм башкисәрләрен тулысынча тар-мар итәчәгенә беребезнең дә шиге юк. Русиянең дәүләтчелек тарихында һәрвакыт шулай булган: илебезгә кылыч күтәреп килүчеләрнең барысы да үз коралыннан үлемгә дучар бул­ган. Илебезнең мөстә­кыйль­легенә, иминлегенә үрелгән һәркем өчен ул шулай булачак та!

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
 
#времягероев    #батырлардәвере


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас