

"Минем кече Ватаным - Атайсал» икенче муниципаль форумында катнашучылар Миңнегали Шәйморатовның туган авылында булды. Кунаклар легендар комдив һәйкәленә чәчәкләр салды.
- Икенче муниципальара форумны үткәрү өчен 9 декабрь көнен очраклы гына сайламаганнар. Бүген бөтен ил Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның кече Ватанында булуыбыз куанычлы хәл. Бүгенге көндә безнең төп бурычларның берсе булып үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү тора. Безнең киләчәгебез аларга бәйл, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев.
"Минем кече Ватаным – Атайсал» муниципаль форумы кысаларында "Без - шәйморатовчылар! Һәм моның белән горурланабыз!" хәрби-патриотик тәрбия буенча "түгәрәк өстәл" дә нәкъ менә Шәйморат авылы күпфункцияле клубында узды. Әлеге секция эшендә тугыз муниципаль берәмлектән Русия Федерациясе Герое генерал-майор М.М. Шәйморатов исемендәге сыйныф укучылары катнашты.
- Герой булып тумыйлар - аларны үстерләр. Безнең геройларыбызның батырлыклары - Ватанны саклауның, үз Ватаныбызны яратуның чын үрнәге. Сезнең тормышыгызда һәрвакыт батырлыкка һәм игелекле эшләргә урын булсын, - диде Кырмаскалы район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров форум кунакларын сәламләп.
Башкортстан Республикасында Миңнегали Шәйморатов исеме - батырлык, патриотлык, Ватанга зур мәхәббәт, аңа хезмәт итү символы. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, Башкортстанның тугры улы, 77 елдан соң гына Русия Федерациясе Герое йолдызына лаек булган халык герое ул.
2020 елдан генерал Шәйморатов турындагы истәлекне мәңгеләштерү һәм тергезү тарихында яңа этап ачылды. Русия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде. Быелдан республикада беренче "Шәйморатов сыйныфлары" ачылды.
Беренче өч "Шәйморатов сыйныфы" Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназиясендә, 1нче һәм 2нче "СМАРТ" полилингваль күппрофильле гимназияләрдә барлыкка килде.
Русия Федерациясе Герое генерал-майор М.М. Шәйморатов ("Шәйморатов сыйныфы") исемендәге класс стандартын эшләү һәм раслау Башкортстан Республикасы Башлыгының 2 еллык пилот проектының нәтиҗәсе булды.
Стандарт буенча «Шәйморатов сыйныфлары» эшләүче мәктәпләрдә кабинетлар, мәктәп музейлары, мәгълүмат стендлары, тематик почмаклар, Русия Герое генерал-майор М.М. Шәйморатовның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган экспозицияләр, шулай ук 112нче Башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясенең һәм хәрби тарихның башка күренекле вәкилләренең сугышчан юлы рәсмиләштерелергә тиеш.
Бу эштә 2022 елның августында - «СМАРТ» 2нче полилингваль күппрофильле гимназиясендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры туган көнендә ачылган Русия Федерациясе Герое М.М. Шәйморатов исемендәге штаб-фатир үрнәк булып тора.
Бүген штаб-фатир Кырмаскалы районының Шәйморат авылындагы «Минем кече Ватаным - Атайсал» муниципаль форумында тәкъдим ителде.