

Анда Уфа шәһәре, Архангель, Авыргазы, Благовар, Иглин, Нуриман, Чишмә һәм Уфа районнары вәкилләре дә катнаша.
Мөхтәрәм кунаклар арасында - Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Русия табигать фәннәре академиясе докторы, «Вилюй» суднолар йөрү компаниясе генеральный директоры Михаил Малюшин һәм күрше районнар җитәкчеләре.
Бүген Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Форумның рәсми кунаклары Бөек Ватан сугышында һәм локаль сугышларда һәлак булган геройлар истәлегенә Кырмаскалы авылының Җиңү паркында чәчәкләр салуда катнашты. Аннан соң "Ак-Күл» мәдәният һәм ял паркында булдылар. Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров элек бу урында сазлыклы иске парк булганын сөйләде.
- Парк берничә этапта төзекләндерелде. Бу эштә «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчесе, Кырмаскалы районы меценаты Рафаэль Сәет улы Нурмөхәммәтов зур ярдәм күрсәтте. Реконструкциядән соң монда күл, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары, эскәмияләр барлыкка килде. Паркта чаралар һәм концертлар үткәрү өчен сәхнә төзелде, ачык һавада тамаша урыннары булдырылды. Резина белән капланган зур уен мәйданчыгы һәм заманча спорт мәйданы бар. Парк район халкын һәм кунакларны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Районның күпчелек чаралары монда уза, - диде Әлфир Фәрхәт улы.
Белешмә: "Атайсал» проектын 2021 елның мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшләтеп җибәрделәр. Күп кенә якташларыбыз туган шәһәрләренә, авылларына ярдәм итә. Мәчетләрне һәм гыйбадәтханәләрне тергезәләр, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзиләр, мәктәпләрне ремонтлыйлар.
«Минем кече Ватаным – Атайсал» беренче муниципаль форумы 18 ноябрьдә Аскын авылында узды һәм үз мәйданында 500гә якын катнашучыны җыйды.