+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 декабрь 2022, 07:51

Рөстәм Килиманджарога менгән!

Җиде тәүлек буена. Кулларында!

Чакмагыш "чакматаш"ы, Уфа шәһәре мэры киңәшчесе Рөстәм Нәбиевның шәхси батырлык исемлегендә хәзер Африканың иң биек тавы - Килиманджаро да бар. Аның биеклеге - 5895 метр!

Рөстәм моңа кадәр инде Һималай, Эльбрус, Казбек тауларын яуласа да, Килиманджаро аның өчен иң авыр сынау булгандыр. Параальпинист җиде тәүлек буена, көненә 14әр сәгать кулларында 50 километрлы дистанция үткән.

Ике аягыннан язган, әмма куш йөрәге белән тормыш юлыннан батырларча барган Рөстәм Нәбиевны котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын телибез!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: