+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 декабрь 2022, 17:26

Рөстәмгә - республика Башлыгы рәхмәте

Рөстәм Нәбиев Килиманджаро тавына республика флагын күтәрде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә язды.

Рөстәмгә - республика Башлыгы рәхмәтеРөстәмгә - республика Башлыгы рәхмәте
Рөстәмгә - республика Башлыгы рәхмәте

«Рөстәм Нәбиев Русиянең иң югары ноктасын — Эльбрус тавын һәм Непалдагы Манаслуны яулады инде. Хәзер ул Килиманджарога да барып җитте. Батырлык һәм башкалар өчен лаеклы үрнәк өчен рәхмәт!»

Экспедиция 2 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр дәвам итте. 8 декабрь көнне иртәнге 4:30 да ул Килиманджаро тавы башына, Африка континентының иң югары ноктасына - 5 895 метрга менде.

«Мин Килиманджарога туган җирем - Башкортстан Республикасы әләмен урнаштыра алуыма һәм шулай итеп аны чит илдә данлавыма бик горурланам. Шулай ук зур горурлык белән Русия флагын күтәрдем. Мин мондый нәтиҗәгә ирешә алуымнан бик канәгать», — диде «Башинформ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Рөстәм Нәбиев.

Ул Килиманджаро экспедициясе аның тормышында иң авыры булуын таныды.

«Экспедиция бик авыр үтте, бу - иң катлаулы күтәрелеш. Узган елда мин күтәрелгән "сигез мең" белән дә чагыштырмыйм. Авырлыгы шунда, монда аралар бик ерак иде. Монда атлар, машиналар юк, ягъни ябык милли парк, анда бернинди техника да, нинди дә булса йөртүче дә юк. Бу минем өчен спорт әзерлегемә таянып менү булды. Әгәр дә югарыга кадәр 33 километр үтсәм, тагын кулларымда 17 километр төштем. Бик арыдым. Бу кадәр авыр булыр дип уйламаган идем. Ләкин бу - минем тәҗрибәм һәм иң югары максатка әзерлек, чөнки киләсе елның апрелендә без планетабызның иң югары ноктасына - Эверестка менәрргә ниятлибез», — ди Рөстәм.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас