

Чара башында алып баручы балаларны Ватан Геройлары көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, Ватан, геройлык, патриотизм, батырлык төшенчәләренә аңлатма бирде.
Аннары сүз кунак Илдус Борһановка бирелде, ул бу операциянең мәгънәсе, Украина нацистларының һәм наемникларының халыкка карата рәхимсезлеге турында сөйләде. Шулай ук егетләрне армиядә хезмәт итәргә, ватанны яратырга, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәргә чакырды.
Төмәнәк авыл советы башлыгы Фәрит Шаһиев билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар илебез өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә. «Конкрет мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт – чын кешенең сыйфатлары икәнен күрде», - диде ул.
Фәрит Миргасим улы авыл халкы исеменнән Илдус Риф улына алдагы хезмәт өчен кирәкле әйберләр тапшырды.
Кич буе залда тулы тынлык хөкем сөрде. Чара тәмамланганнан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.