+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 декабрь 2022, 12:40

Горурланабыз, Илнур!

Бүгенге героебыз Илнур Шәйхетдинов Пермь өлкәсендә туса да, Башкортстанда үскән.

Горурланабыз, Илнур!
Горурланабыз, Илнур!
Армиядә хезмәт итеп кайткач, ул "Росгвардия"дә хезмәтен дәвам итәргә ниятләгән. Төньяк Кавказга командировкаларда күп тапкырлар батырлык һәм героизм үрнәге күрсәткән.

2011 елның 4 маенда эзләү чараларында беренчеләрдән булып җинаятьчел төркемнең яшеренү урынын ачыклый алган. Бандитлар ут ачкан. Ике яктан да һәлак булучылар һәм яраланучылар булган. Авыр алышка карамастан, Илнур Шәйхетдинов медикларның яраланган иптәшләре янына үтеп керүен тәэмин итә алган. Үзе җитди яраланса да, иптәшләрен каплап, дошманны утка тотуын дәвам иткән. Вакытында тиешле чаралар күрү нәтиҗәсендә җинаятьчеләр тотылган.

Илнур Шәйхетдинов Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.

- Генерал Шәйморатов орденын алу - минем өчен зур горурлык. Безнең отряд легендар комдив исемен горурлык белән йөртә һәм хезмәт иткәндә без Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны геройларча яклаган бабаларыбызга тиңләшергә тырышабыз. Безнең бурыч – аларның истәлеген һәм гомум җиңүен саклау, - дип уртаклашты Илнур Шәйхетдинов.

Башкортстан, бу - горурлану өчен сәбәп!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: