+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 декабрь 2022, 16:30

Хәзер ул "Сосисыч" түгел, ә - "Zет"!

Махсус операциядә катнашкан егет Башкортстанга дүрт аяклы качак дустын кайтарып җибәргән.

Хәзер ул "Сосисыч" түгел, ә -  "Zет"!
Хәзер ул "Сосисыч" түгел, ә - "Zет"!

Башкортстанга "Сосисыч" кушаматлы такса токымлы эт кайтарганнар, аны солдатлар СВО үткәрү зонасында тапкан.

Махсус хәрби операция кешеләр язмышына гына түгел, хайваннар язмышына да йогынты ясый. Кайбер очракларда этләрне һәм мәчеләрне күченгәндә югалтканнар, яки, көчле тавышлардан куркып, үзләре качкан. СВО зонасында ташланган эт белән бәйле гадәти булмаган очрак турында Бәләбәйдән волонтер Алена Р. хәбәр итә.

Кыз "Үзебезнекеләрне ташламабыз" хәрәкәте волонтерлары сафына кергән һәм Русия сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыйган. Йөкне әзерләгәндә ул Приютоводан мобилизацияләнгән якташы белән элемтәгә кергән. Ир-егетнең социаль челтәрдәге битендә Алена Русия солдатлары янына килгән эт турында мәгълүмат күргән.

Егет кечкенә таксага кыр шартларында яшәү катлаулы, төннәр салкыная баруы турында кызга да белдергән. Нәтиҗәдә, Алена дүрт аяклы качакка ярдәм итәргә булган.

Кыз гумконвой илтүчеләр белән күрешеп сөйләшкән, алары "Сосисыч" кушматлы этне Башкортстанга алып кайтырга риза булган. Нәтиҗәдә, 6 декабрьдә коткарылган эт Башкортстанга кайтып җиткән. Тимер юл вокзалында конвойны тантаналы музыка белән каршы алганнар, ә такса өчен Алена һәм аның иптәшләре тәмле азык һәм уңайлы муенчак әзерләп торган.

Бүген эт аны тапкан егетнең әти-әнисендә яши. Солдатның әнисенә этнең кушаматы гына ошамаган. Чыннан да, эт колбасаны хәтерләтсә дә, хатын өчен ул - тынычлык символы, бүген ул аны "Zет" дип йөртә.

Менә нинди батыр да, изге йөрәкле дә безнең махсус операциядә катнашучы егетләребез!

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: