+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 декабрь 2022, 13:47

"Рәхмәт әйтүдән туктамаячакбыз!"

Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәрби операциядә булучыларга ярдәм итүчеләргә республика бүләкләрен тапшырды.

"Рәхмәт әйтүдән туктамаячакбыз!""Рәхмәт әйтүдән туктамаячакбыз!"
"Рәхмәт әйтүдән туктамаячакбыз!"

"Башкортстаннан мобилизацияләнгән һәм иреклеләргә ярдәм итүче кешеләргә, төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән предприятиеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерүдән туктамаячакбыз, - дип яза ул социаль челтәрдә. - Халык җылы әйберләр бәйли, махсус автомобильләр әзерли, махсус техника һәм төзелеш материаллары сатып ала, үз умарталарыннан бал озата. Иң мөһиме - алар боларны риясыз һәм чын күңелдән эшли.

Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән волонтерларны, коллективларны һәм предприятие җитәкчеләрен бүләкләдек. Аларга тагын бер тапкыр «Рәхмәт» дибез!"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас