+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 декабрь 2022, 07:20

Дөрес һәм төгәл идарә нәтиҗәсе - сакланган гомерләр

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальоны штабы башлыгы Максим Евсеев батырлык үрнәге күрсәткән.

Дөрес һәм төгәл идарә нәтиҗәсе - сакланган гомерләрДөрес һәм төгәл идарә нәтиҗәсе - сакланган гомерләр
Дөрес һәм төгәл идарә нәтиҗәсе - сакланган гомерләр


Махсус хәрби операция барышындагы бәрелешләрнең берсендә ул дошман безнекеләрнең команда пункты позициясенә ут ача.

Миномет һәм танкларның тыгыз уты астында элемтә взводы, медицина бүлеге һәм күчмә зенит ракета комплексы кала. Капитан Евсеев позицияләрне тиз арада яшерен рәвештә үзгәртү турында карар кабул итә.

Максим Евсеевның дөрес һәм төгәл идарә итүе нәтиҗәсендә ут астында калган бүлекчәнең шәхси составын һәм хәрби техникасын югалтмыйча чыгара алалар.

Башкортстан, бу - горурланырга сәбәп!

#поводгордиться#

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас