

30 декабрьдә "Умникум" ТОК-үзәгендә Русия Герое Борис Александрович Дудко белән очрашу булды. Очрашуда Шәйморатов сыйныфы укучылары, укытучылар, студентлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгатьчеләр катнашты.
Залда җыелган халык Русия Героен алкышлар белән сәламләде.
Борис Александрович - чын батырлык, патриотлык, хезмәт сөючәнлек, юмартлык, акыллылык үрнәге булган кеше, бөтен илебезнең горурлыгы.
Борис үзен балачактан ук тәртипле, намуслы һәм куелган бурычларны үтәүгә профессиональ карашлы укучы буларак танытып, Бөре шәһәренең 4нче мәктәбен тәмамлаган.
Взвод командирыннан аерым танк батальоны командиры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Ике тапкыр Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә хәрби бурычларны үти.
2022 елның 24 февраленнән ул Донецк Халык Республикасын һәм Луганск Халык Республикасын яклау буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Беренче көннәрдән башлап гвардия майоры Б. А. Дудко җитәкчелегендә танк ротасы куелган бурычларны уңышлы үти, батырлык һәм кыюлык күрсәтә.
Украина кораллы көчләре белән сугышта танк ротасы ныгытылган районны ала, дошманның 20 танкын, 18 БМП һәм 200 тере көчен юк итә. Сугыш нәтиҗәләре буенча командир - Русия Герое исеменә, ә ротаның бөтен шәхси составы Батырлык орденына тәкъдим ителә.
Укучыларның "Ничек герой булырга?" дигән соравына Борис Александрович болай җавап бирде: "Герой булып тумыйлар,моның өчен яхшы укырга, ата-аналарга, укытучыларга тыңлаучан булырга, физик һәм мораль яктан бик күп күнегүләр ясарга, патриот булырга кирәк".
Гади, тыйнак, ачык кеше белән ышанычлы аралашу булды. Мөгаен, чын Герой шундый буладыр.