+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 гыйнвар 2023, 13:45

Ул барысын да үз күзләре белән күргән...

Безнең «шәйморатовчылар», «доставаловчылар» һәм республикадан мобилизацияләнгән егетләр имам Хәмзә хәзрәт белән якыннан таныш. Республика Башлыгы Радий Хәбиров #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында аның турында да сөйли.

Ул барысын да үз күзләре белән күргән...Ул барысын да үз күзләре белән күргән...
Ул барысын да үз күзләре белән күргән...

"Имам Хәмзә хәзрәтнең Башкортстан хәрбиләренең рухи остазы булуы очраклы түгел. Гуманитар миссия белән рухани 2017 елда ук Донбасста булды. Ул милләтчеләрнең халыкка тыныч яшәргә ирек бирмәвен үз күзләре белән күргән.

Шуңа күрә махсус хәрби операция башлангач, имам Хәмзә хәзрәт Баш мөфти, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан алгы сызыкка барырга рөхсәт сорады.

Сүз уңаеннан, руханилар вәкиле 1980-82 елларда Красноярск краенда Эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итә, хәрби объектларны саклый, бөтен ил буенча хәрби йөкләр, ун мең чакрымга кадәр ераклыктагы баллистик ракеталар озатып йөри.

Имам Хәмзә хәзрәт 2022 елның сентябрендә Виктор атакай белән алгы сызыкка киттеләр, аларны ныклы дуслык бәйли. Алар бергәләп якташлар янында, вәгазьләр сөйләп, дога укыйлар. Авыр тормыш шартларында сугыш зонасында безнең сугышчыларга ярдәм кирәк. Шуңа күрә алар анда.

Хәмзә хәзрәт үз зонасыннан кыска гына ялга өенә кайтты. Гыйнвар ахырында Виктор атакай белән безнең егетләргә җиңүгә кадәр ярдәм итү өчен кире китәргә уйлый.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек! Тизрәк җиңү телим!" - дип яза Башкортстан Башлыгы.

Ул барысын да үз күзләре белән күргән...
Ул барысын да үз күзләре белән күргән...
Ул барысын да үз күзләре белән күргән...
Ул барысын да үз күзләре белән күргән...
Ул барысын да үз күзләре белән күргән...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас