+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 гыйнвар 2023, 03:05

Таһир Асылгәрәйне өч баласы көтә

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы җырчы Таһир Асылгәрәй Яңа ел алдыннан элемтәгә чыккан.

Таһир Асылгәрәйне өч баласы көтәТаһир Асылгәрәйне өч баласы көтә
Таһир Асылгәрәйне өч баласы көтә
Хатынына язылучыларын, дусларын Яңа ел белән котларга кушкан. Социаль челтәрдәге сәхифәсен әлегә хатыны алып бара икән.

"Таһирның телефоны миндә. Кайчак кушып та куям, сүндерәм дә. Үзе элемтәгә бик сирәк чыга. Сөйләшүебез дә кыска гына була. Кайдалыгын әйтергә кушмыйлар. Безгә исәнлеген белсәк, шул җитә", – дигән Наилә ханым "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә.

Аның тагын 4 ай хезмәт итәсе бар икән. Өендә аны зур гаиләсе көтә. Беренче никахтан туган ике баласы, Наилә апа белән уртак кызлары да сагынганнар инде.

"Безнең уртак кызыбызга биш кенә яшь әле. Ул әтисен бигрәк нык сагына. Шалтыратуга бер сорау, син кайчан кайтасың, ди. Мин күпме көтәргә дә риза. Исән генә кайтсын! Яраткан кешеңнең сау-сәламәт, исән булуы кирәк. Куркыныч хәбәрләр генә ишетергә язмасын, – дигән Наилә ханым Гөлгенә Шиһаповага. – Таһир күңелен төшерми. Китәм дигән карарны да үзе кабул итте. Бер генә теләк – илләр тыныч булсын, көткәннәрнең янына кадерле кешеләре сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтса иде. Таһирның иҗатын яратучыларга рәхмәтлемен. Аңа матур сүзләрне күп язалар. Алла бирса, үзе кайтуга социаль челтәргә чыгып, тамашачысын сәламләр, фотолар да куяр. Изге теләктә торыйк!"
 
Исән-сау кайтырга язсын инде берүк!

Фото: watantat.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас