Сүз Борай районыннан булган 42 яшьлек Илнур Имаев һәм 32 яшьлек Азат Дәүләтов турында бара. Имаев сентябрьдә беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән. Аның хатыны һәм ике баласы бар. Азат Дәүләтов үз теләге белән 2022 елның көзендә мобилизациягә китә, моңа кадәр балта остасы була.
Һәлак булганнарның мәетләре белән борт Ростовтан Екатеринбургка очарга тиеш, ә алга таба аларны йөк транспорты белән Уфага илтәчәкләр, аннан аларны район муниципалитеты вәкилләре алып кайтачак.
Илнурны – Борайга, Азатны Чишмә-Борай авылына алып кайталар. Саубуллашу тантанасы һәм матәм митингы 17 гыйнварга 10:30 сәгатькә планлаштырылган.
Тыныч йоклагыз, егетләр!
Фото: социаль челтәрләрдән