+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 гыйнвар 2023, 13:36

Мөселманча күмәчәкләр

Тәтешле батыры Фәнис Хөсәенов җир куенына кәфендә салынсын иде.

Мөселманча күмәчәкләрМөселманча күмәчәкләр
Мөселманча күмәчәкләр

Аны җәсәде бүген төнлә Тәтешлегә "кайтып" җитте, дип хәбәр итә якташлары. Аны каршы алып, мөселманча пөхтәләп юып, кәфенгә төргәннәр. Хәзер аңа бездән дога гына кирәк. Әдип улы Фәниснең үзе белеп тә, белмичә дә кылган гөнаһларын ярлыка, Раббым! Караңгы гүрен якты ит. Каләмдәшебез Ләйсән Кәшфи без әйтеп бетерә алмаганны шигырьгә салган.

Герой-якташыма

Утлы заман өчен тудың мени,
Бигрәк яшьли киттең, ай, Фәнис!
Без Аллаһтан килдек һәм кайтабыз,
Утырып дога кылыйк, әйдәгез.

Герой Фәнис, кыю якташ Фәнис!
Син - горурлык безнең йөрәктә.
Илем оран салды бар дөньяга,
Синдәй каһарманнар кирәктә.

Кем уйласын гади авыл углы
Котын алыр диеп дошманның!?
Җенен җептәй иттең әсирләрнең,
Танкын йолкып алдың куштанның.

Якташларны үлем тырнагыннан
Тартып алдың, җаның аямый.
Без сине дә исән көткән идек,
Ах! Бәгырьләр әрни, җан каный.

Их! Әниеңнең йөрәк җәрәхәтен,
Ниләр белән бәйлик, и, Фәнис?
Нинди сүзләр табыйк юатырга?
Кайгылары бигрәк авыр ич.

Тәтешлене дөнья тарихына
Уеп яздың хәләл кан белән.
Җәяү чыгып киттең Яң(а)кайпаннан,
Кайтып кердең бөек дан белән.

Ләйсән Кәшфи, 14 гыйнвар, 2023 ел.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас