+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 гыйнвар 2023, 06:36

Әлшәй егете - Русия Герое!

Батыр исеме кайтты дан булып.

Әлшәй егете - Русия Герое!Әлшәй егете - Русия Герое!
Әлшәй егете - Русия Герое!

Ил Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Башкортстан Республикасының Әлшәй районы Раевка авылында туган старшина Сафин Алмаз Миңнегали улына "Русия Федерациясе Герое" исемен бирде (үлгәннән соң).

Алмаз Сафин 2022 елның 30 сентябреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, 14 гыйнварда Кызыл Лиман юнәлешендә дошман үзенең барлык резервларын Кременная торак пункты районына актив һөҗүм итү өчен чыгарган һәм, шуның белән десантчыларның оборонасын өзеп, аннары оператив киңлеккә чыгып, гаскәрләр төркемен тәэмин итү юлларын кисеп, Кременнаяны яулап алырга булган.

"Полкның разведка органнары дошманның резерв бүлекчәләренең хәрәкәт маршрутларын һәм төп бәрелешнең юнәлешен ачыклаган. Полк командиры кул астында эшләүче бүлекчәләрне оборона позицияләрен көчәйтү турында карар кабул иткән», — диелә Кремль белешмәсендә.

Старшина Алмаз Сафин җитәкчелегендәге парашют-десант взводы батальон составында дошманның төп һөҗүменең фаразланган участогында оборона позицияләрен тота. Алмаз Сафин минималь срокларда позицияләрне күзәтү, инженерлык һәм фортификацияләү җиһазларын оператив рәвештә оештырган, кул астында хезмәт итүчеләргә бурычлар куеп, взводка беркетелгән позицияләрне саклауны тәэмин иткән.

Алмаз Сафин беренчеләрдән булып дошман бүлекчәләренең взвод позицияләре юнәлешендә хәрәкәт итүен ачыклый, хәрби хезмәткәргә үз вакытында ут ачарга команда бирә, бу хакта рота командирына хәбәр итә. Бу оборона тотучыларга үз позицияләрен вакытында ныгырга мөмкинлек бирә.

Дошман уңышка ирешә алмый һәм десантчыларның позициясенә минометлардан ата башлый. Нәтиҗәдә, Алмаз Сафин каты яралана, әмма кул астындагыларга командалык итүдән туктамый. Алмаз Сафин үзе шәхси коралдан биш дошманны юк итә.

"Дошман берничә тапкыр десантчыларны үз позицияләреннән бәреп чыгарырга тырыша, ләкин зур югалтулар кичереп, каты каршылыкларны очрап, нәтиҗәгә ирешә алмый һәм, 3нче десант-штурм батальоны составыннан ярдәм якынлашканнан соң, башлангыч чикләргә чигенергә мәҗбүр була. Старшина А. Сафин җитәкчелегендәге десантчыларның кыю гамәлләре нәтиҗәсендә сугыш барышында дошманның бер танкы, ике бронемашинасы һәм 50 хәрби хезмәткәре юк ителде. Сугыштан соң старшина А. Сафин алган яралардан, куелган хәрби бурычын ахыргача үтәп, вафат була», — дип хәбәр итә Кремль.


Башкортстан егетләре нацистларга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәтә, һәлак булганнарының исемнәрен мәңгеләштерү буенча урында карарлар кабул ителә. Алмаз Сафинның исеме дә туган ягында мәңгеләштереләчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас