+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 гыйнвар 2023, 08:35

Якташларга чираттагы гуманитар ярдәм күрсәтелде

13 гыйнварда Мелитопольдә СВО зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Башкортстан полкына гуманитар ярдәм күрсәтелде.

Якташларга чираттагы гуманитар ярдәм күрсәтелдеЯкташларга чираттагы гуманитар ярдәм күрсәтелде
Якташларга чираттагы гуманитар ярдәм күрсәтелде
Әлеге полк 95 процентка башкортстанлылардан формалаштырылган. Бу хакта Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Русиянең Әфганстан интернационалистлары берлегенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Глушко хәбәр итте.

Башкортстаннан мобилизацияләнүчеләргә 3 “Нива”, 1 “УАЗ” автомобильләре, шулай ук үз хисабына сатып алынган тепловизорлар, азык-төлек, адреслы посылкалар, бал, хатлар тапшырылды. Гуманитар йөкнең авырлыгы 1,5 тонна тирәсе тәшкил итте.

Ярдәм җыюда һәм тапшыруда Русия Әфганстан ветераннары берлегенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе, шулай ук бу оешманың Чишмә һәм Благовещен бүлекчәләре, Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыены вәкилләре, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, “Святые Кустики” Успение Изге Георгий ирләр монастыре вәкилләре, Чишмә һәм Авыргазы районнарының битараф булмаган кешеләре актив катнашты.

– Сугышчылар мондый ярдәм, аңлау, игътибар булганга рәхмәтле. Без анда бер көн булдык, кунып тормыйча, шунда ук кайтырга кузгалдык, – дип билгеләп үтте Дмитрий Глушко. – Хәрби операциягә чакырылганчы бу полк сугышчылары авыл хуҗалыгы, машина төзү, нефть тармагында эшләгән иде. Предприятиеләрдә ихтыяҗ зур булган кичәге югары квалификацияле хезмәткәрләр, бүген сугышчан бурычларны үти. Аларның күбесе инде күрсәткән батырлык һәм каһарманлыклары өчен дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән.

Ример НАСРЕТДИНОВ.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас