+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 гыйнвар 2023, 09:23

Бер атна дошман окобында яшәгән

Тәтешле батыры Фәнис Хөсәеновның дошман БТРын ничек урлавын белә идегезме?

Бер атна дошман окобында яшәгән
Бер атна дошман окобында яшәгән

Сентябрь аенда Фәниснең үзен генә «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрәләр. Аңа дошман БТРында 7 кеше һөҗүм ясый.

Бу хакта аның дусты Айдар Камилҗанов болай сөйли:

- БТР урлап алып киткәнче, бер атна Украина солдатлары киеменә киенеп, дошман ягында, алар окобында яшәп яткан бит ул. Аннан соң Фәниснең каршы як кешесе икәнен белеп алганнар да, БТР шул ноктага барган. Фәнис аларга һөҗүм итеп, БТРны куып алып китә алган. Кечкенәдән килгән шуклыгы анда да куркырга ирек бирмәгән инде аңа. Күрше авылдагы Азат абый белән бергә хезмәт иттеләр бит. «Үзем дә чүт кенә һөҗүм ясамый калдым мин аңа. Украиннар киеменән теге яктан килә дә чыга, килә дә чыга», – дип сөйләгән иде. Дөрес булса, ул алып кайткан әсир дә Фәниснең бер атна үзләре белән яшәве турында әйткән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tatar-egete-fanis-xosaenovny-ozatu-keckenadan-kilgan-suklygy-kurkyrga-irek-birmagan-5857150

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: