-15 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
24 гыйнвар , 19:40

"Ул кайтырга вәгъдә биргән иде..."

Тәтешле лачыны Фәнис Хөсәенов белән узган атнада ук хушлашсак та, аның дуслары, танышлары, укытучылары герой турында хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итә.

mgazeta.com
Фото:mgazeta.com

Аның исемен хәзер бөтен ил белә. "Барс 17" батальоны сугышчысы батырлыгы турында иң төпкел авылда да ишеттеләр. Билгеле иҗади шәхесләр, әйтик, Русия Язучылар берлеге секретаре, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Захар Прилепин Фәнис Хөсәеновның батырлыгын кинога төшерерлек, дип саный һәм моны озакка сузмыйча эшләргә кирәк ди. Яхшы патриотик кино содатларны илһамландырып кына калмый, бөтен  илне мобилизацияли ала. Безнең армия бүген ышанычлы тылга мохтаҗ.

"МГ" журналистлары кино төшерүчеләр алдына шундый бурыч та куярга кирәк дигән фикердә. Ә аларга эшне җиңеләйтү өчен Фәнис Хөсәенов турында материалларны #НашГеройФанисХусаинов хэштегы астында куярга тәкъдим итәләр.

Фәниснең беренче укытучысы Айсылу Хаҗипова «Молодежка» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә кече сыйныфларда аның уртача укуын, әмма дәресләрне төгәл башкаруын һәм хәтта коллективта формаль булмаган лидер булуын белдергән.

Ул «һәрвакыт позитивта булды» һәм «магнит кебек, кешеләрне үзенә җәлеп итте», дигән ул. Сыйныфта 7 малай һәм 1 кыз укыган.

Шулай ук Фәнис, укытучы хатирәләре буенча, аңа кабинетын җыештырырга ярдәм итә һәм һәрвакыт сүзендә тора. Мәктәп фәннәреннән аңа физкультура һәм музыка аеруча ошый иде, - ди укытучы.

Кече сыйныфларда Фәнис картәнисе һәм картәтисе белән яшәгән. Әнисе авылга кайтып йөргән. Картәнисе үлгәч, Фәридә ханым улын үз янына алган.

Кыска гына гомерендә Фәнис өйләнергә дә өлгергән, аның кызы калган.

Соңгы тапкыр ул беренче укытучысы белән узган елның 28 сентябрендә махсус операциягә киткән көнне  очрашкан. Фәнис нык шатланган, укытучысын кочаклап алган.

"Мин мотлак әйләнеп кайтачакмын!" - дигән ул Айсылу Хаҗиповага саубуллашканда.

Источник: mgazeta.com

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в