+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
26 гыйнвар 2023, 14:10

Бүген Фәнисебезнең кырыгы...

Тәтешле батыры Фәнис Хөсәеновның гомере өзелүгә нәкъ 40 көн узган.

Бүген Фәнисебезнең кырыгы...
Бүген Фәнисебезнең кырыгы...

Әдип улы Фәнисне бүген туган йортында искә алалар, догалар юллыйлар, каберенә чәчәкләр салалар.

Илмир Нурыев, Бүлкайпан мәчете имамы:

- Һәрбер мөселманны соңгы юлга озату, аннан соңгы йолалар безнең авылда гасырлардан килгән гадәтләр буенча башкарыла. Гади хезмәт кешесеме, Фәнис кебек шәһит булган батырмы - барысы да бер төрле хөрмәтләнә. Әлбәттә, Фәнискә тагын да зуррак хөрмәт өстәлә, чөнки безнең арада йөгереп йөгереп үскән гап-гади авыл малае, "Кайпаным" дип өзелеп торган авылдашыбыз Тәтешлене, авылыбызны мәңгелеккә тарих битләренә язып куйды. Моннан соң без дә инде үзебезнең авылдашыбызга лаеклы булу турында онытмабыз, аны догабыздан калдырмабыз.

Хәлил Лотфуллин, отставкадагы полковник, авылдашы:

- Фәнисне цинк табутта алып кайтып җиткергәч тә, авылдашлар белән киңәшләшеп, аны ачып, мөселманча пөхтәләп юып, кәфенгә төрергә булдык. Батырыбызның мәңгелек йортына шулай дөрес юлдан кайтып китеүе күңелгә бераз тынычлык биргәндәй. Әлбәттә, югалту яраларының кайчан төзәләчәге билгеле түгел. Без аның белән даими элемтәдә идек бит. Бераз тынып торса: "Хәлил абый, сүкмә инде, исән мин!" - дип шаркылдап көлеп хәбәр җибәрә иде. Соңгы хәбәре дә шундыйрак булды: "Абзый, югалып торсам, тиргәшмә, безнекеләргә сәлам әйтә тор!" - диде. Үзе үскән йортны матурлады, янә гаиләле булырга да исәбе бар иде кебек. Менә бүген шул йортта аның рухына Коръән укыйлар. Күңелдә ни барын әйтеп аңлата торган түгел...

Барыбыз да Әдип улы Фәнис рухына догада булыйк, туганнар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: