+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
31 Января 2023, 04:16

Горурланабыз, Әмир!

Башкортстанның Кыйгы районы егете, лейтенант Әмир Шаһбанов җитәкчелегендәге төркем, дошман солдатларын безнең солдатлар позиция­ләренә якын китермәү максатыннан Русия гаскәрләренең пози­цияләрен фортификацион җиһазлар белән тәэмин итү бурычы алган.

Горурланабыз, Әмир!Горурланабыз, Әмир!
Горурланабыз, Әмир!

Башкортстанның Кыйгы районы егете, лейтенант Әмир Шаһбанов җитәкчелегендәге төркем, дошман солдатларын безнең солдатлар позиция­ләренә якын китермәү максатыннан Русия гаскәрләренең пози­цияләрен фортификацион җиһазлар белән тәэмин итү бурычы алган.

Хәлне бәяләп, Әмир катлаулы метеошартларда дошман ягыннан даими атуларга карамастан, бер төркем солдатлар белән яшерен һәм оператив рәвештә инженер чаралары белән җиһазлауны оештыра.

Дошманнар, территорияләрне кире кайтарырга омтылып, безнең гаскәрләр контролендә булган ярга десант солдатларын төшерергә омтыла. Шаһбанов һәм аның кул астындагы солдатлар аларга яр буенда ныгып урнашырга һәм безнең позицияләргә якын килергә мөмкинлек бирми.Арытаба безнең артиллерия дошман солдатларын юк итә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.  

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас