+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
31 гыйнвар 2023, 04:18

Исән-имин кайтыгыз

28 гыйнварда Уфадан махсус хәрби операция уздыру зонасына мобилизацияләнүчеләр арасыннан бер төркем хәрби хезмәткәрләр юлланды.

Исән-имин кайтыгызИсән-имин кайтыгыз
Исән-имин кайтыгыз

Сугышчылар Башкортстанда кыска вакытлы ялда булды һәм янә хәрби бурычын үтәргә юл тотты. Аларны әниләре, хатыннары, абыйлары, апалары һәм балалары озатты.
Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов сугышчылар алдында чыгыш ясады.
– Бүген сез махсус хәрби операция территориясенә юл тотасыз. Сезгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан күп сәлам һәм аның исән-сау әйләнеп кайтуыгызны теләвен җиткерәм. Башкортстан сезнең белән горурлана. Республика җитәкчесе якыннарыгыз өчен тыныч булуыгыз хакына барысын да эшли. Сезне юлда барлык хәвефсезлек чараларын үтәргә чакырам. Башкортстанның батыр сугышчылары булып калыгыз. Иң мөһиме, үзегезне саклагыз һәм хәерле юл! – диде Алик Камалетдинов.
Русия Әфганстан ветераннары берлегенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Глушко да сугышчыларга изге теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
– Без сугыш зонасында җиңел булмавын аңлыйбыз. Шуның өчен сезгә бөтен Башкортстан халкы ярдәм итәргә әзер. Республика гаиләләрегез турында кайгыртачак. Җиңү белән кайтыгыз, сезне сәламәт килеш көтәбез. Бер-берегезне саклагыз! – диде ул.
Мобилизацияләнүчеләр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бүлеп бирелгән автобусларда үз бүлекчәләренә барып җитәчәк. Транспорт республикага ялга чыккан башка хәрби хезмәткәрләр белән кайтачак.

 

Валерий Шахов фотосы.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас