+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 февраль 2023, 19:01

"Җиңү тарихы" күргәзмәсендә нәрсәләр бар?

1 февральдә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең Уфа музеенда истәлекле тәңкәләрдә мәңгеләштерелгән Бөек Ватан сугышы геройларына һәм вакыйгаларына багышланган Русия Банкының фотоэкспозициясе ачылды. Алар белән музейга килүчеләр агымдагы елның 31 маена кадәр таныша ала.

"Җиңү тарихы" күргәзмәсендә нәрсәләр бар?
"Җиңү тарихы" күргәзмәсендә нәрсәләр бар?
Экспозициядә истәлек тәңкәләренең зурайтылган 19 рәсеме тәкъдим ителгән. Металлда геройларның исемнәре, истәлекле даталар һәм Бөек Ватан сугышының мөһим символлары сурәтләнгән. Акчаларның бер өлеше кыйммәтле металлдан эшләнгән һәм чикләнгән тираж белән чыгарылган.

- Күргәзмәдә ул чордагы техника һәм корал төшерелгән тәңкәләр – "ГАЗ-АА", "Т-34" танкы тәкъдим ителгән. Башкаларында Бөек Ватан сугышының төп этаплары, совет кешеләренең тылдагы хезмәте, Рейхстаг өстендәге Кызыл Байрак һәм Кызыл мәйданда Җиңү парады чагылыш тапты, – дип сөйли Русия Банкының Башкортстан буенча Милли банк бүлекчәсе музеологы Анна Романова.

Һәр фотопанно урыс һәм инглиз телләрендә тәңкәләрнең рәсеме, әзерләү технологиясе, техник характеристикалары белән бергә бара. Бүгенге көндә Русия Банкының коллекциясе хәрби тематикага 150дән артык төрле тәңкәне үз эченә ала. Беренче шундый тәңкә 1965 елда Җиңүнең 20 еллыгына багышлап чыгарылган, шуннан бирле алар даими рәвештә тәкьдим ителә.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: