Әбҗәлил районында 45 яшьлек Ирмәк Карагуҗин белән хушлаштылар. Аның белән саубуллашу ял көннәрендә үтте.
Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина хәбәр итүенчә, ир былтыр 5 сентябрьдә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Ирмәк контракт хезмәте рядовое булган. Хәрби бурычны үтәгәндә камалышта калып, ул 6 кешедән торган төркемне Русия армиясе позициясенә чыгара алган. Ләкин каты яраланган. Аны госпитальгә озатканнар.
Реабилитациядән соң Ирмәк Карагуҗин Тоцкое-2 хәрби частенә кайтырга карар кыла. Анда 21 гыйнварда ул сәламәтлегенең кискен начарлануы аркасында кинәт үлә.
Ирмәк Карагуҗинның туганнары әйтүенчә, үләр алдыннан, госпитальдән соң ялда булганда, өч апасына бүләк ясаган. Ул аларга җылы шәл алган. Очрашу Уфада узган. Алар дүртесе - шәлгә төрелгән апалар ир-егетнең кочагында фотога төшкән.
Хәрбинең туганы Зөлфирә Карагуҗина-Моратшина социаль челтәрләрдә аның күңел җылысын һәрвакыт тоячагын язган.
"Бу безнең туганыбыз белән соңгы очрашуыбыз иде. Шул вакытта ул безнең белән мәңгегә хушлашты", - диелә "Вконтакте"дагы шәхси битендә.
Фото: социаль челтәрләрдән.