+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 февраль 2023, 13:00

Яугирләрнең балаларына ярдәм чаралары күрсәтелә

Республика Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Яугирләрнең балаларына ярдәм чаралары күрсәтеләЯугирләрнең балаларына ярдәм чаралары күрсәтелә
Яугирләрнең балаларына ярдәм чаралары күрсәтелә

-  Бүген республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүче чаралар планы тормышка ашырыла. Әмма без балаларга, шул исәптән колледж һәм югары уку йортларында белем алучыларга аерым игътибар бирергә тиеш. Бездә 93 колледж эшли, анда 96 меңнән артык студент белем ала, шуларның 536сы - махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Үз чиратында, төбәкнең 8 дәүләт вузында 89 меңнән артык студент белем ала. 122 кеше - махсус хәрби операциядә катнашучыларның баласы.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү чаралары турында тулырак итеп мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, урта һөнәри белем бирү өлкәсендә СВОда катнашучыларның балалары өчен 3 социаль ярдәм чаралары күрсәтелә: урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы балаларны бушлай кайнар ризык; урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга сертификат һәм уку чорына тулай торакларда урыннар белән тәэмин итү.

- Түләүсез кайнар ризык алу өчен укучылар белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итә, бүгенге көндә катнашучыларның 536 баласы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, - диде Айбулат Хаҗин. - Моннан тыш, бүген 61 укучы дәүләт колледжларында урта һөнәри белем бирү программалары буенча уку хокукын раслаучы сертификат алу хокукыннан файдаланды, - дип өстәде ведомство җитәкчесе.

Хәзерге вакытта колледжлар тулай торакларында 153 укучы - тулай торакка мохтаҗ булган балаларның барысы да - урыннар белән тәэмин ителгән.

Югары белем бирү өлкәсендә шулай ук СВОда катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.

Фото: lenta.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас